

Узган елда да бу тармакта күзгә күренерлек башлангычлар күп булды. Шуларның берсе - “Шүлгәнташ” музеен ачу. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, илнең фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев катнаштылар. “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексын төзү Русиядә БМО тарафыннан игълан ителгән Тотрыклы үсеш максатында халыкара фундаменталь фәннәр елына старт бирү кысаларында узды.
– Без бу музейны бик озак һәм җентекле төзедек. Ата-бабаларыбызның тарихи һәм мәдәни мирасы белән һәркем таныша алсын өчен барысын да эшләргә тырыштык, – диде Радий Хәбиров. – Шүлгәнташ мәгарәсе – үзе үк уникаль. Без моны кешелек цивилизациясе барлыкка килү үзәге дип саныйбыз. “Акбузат”, “Урал батыр” һәм башкортларның башка борынгы риваятьләре шушы мәгарә белән бәйле. Безнең өчен бу - республиканың олы йөрәге һәм җаны.
1959 елда галим Александр Рюмин Шүлгәнташ мәгарәсендә рәсемнәр галереясын ача. Ул биредә кешелек цивилизациясе үзәге булуына ныклы ышана. Яңа музей илнең тарихи, мәдәни һәм фәнни үзәгенә әверелер дип ышанабыз. Бирегә Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән борынгы кешенең уникаль иҗат җимешләрен күрү өчен делегацияләр киләчәк, ди галимнәр.
Фото: pibig.info