

Анда язылганча, Мортаза Рәхимов Башкортстан һәм бөтен ил өчен иң катлаулы булган елларны лаеклы рәвештә үтә алды.
«Мортаза Гобәйдулла улының үз республикасы файдасы өчен башкарган күпьеллык сәяси, икътисади һәм иҗтимагый эшчәнлеге зур хөрмәткә лаек һәм үз халкына тугры хезмәт итүнең үрнәге булып тора», диелгән телеграммада. Бу юлларны Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте китерә.
Татарстан һәм Башкортстанның югары хакимият органнарының үзгәртеп кору чорындагы кайбер катлаулы проблемаларны җайга салу эше татарстанлылар өчен истәлекле, дип билгеләп үтте ул.
«Мин Мортаза Гобәйдулла улына күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтлемен, безне үзара эшлекле, шул ук вакытта, халыкларыбыз арасында кебек үк, дуслык, тугандаш мөнәсәбәтләр дә бәйләде», – диелә аның телеграммасында.
Бу хакта "Татар-информ" яза.