

Яңа елның тәүге көннәрендә Әлшәй районы үзәге Раевка авылында үсмерләр командалары арасында хоккей буенча районара ярышлар оештырылды. Благовар районы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Анатолий Аллаяров җитәкчелегендә төбәк хоккейчылары анда беренче урынны яулады.
Шунысы үзенчәлекле: благоварлылар өч уен үткәрде һәм өч команданы да “коры” исәп белән җиңде. Миякә командасы, мәсәлән, 12:0 исәбе белән отылды. Тоташ алганда, өч матчта благоварлылар көндәшләре капкасына 24 шайба кертте. Монда инде һөҗүмче Данияз Аллаяровның өлеше зур, шуңа да ул үсмерләр турнирының иң нәтиҗәле уенчысы булып танылды.