+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
20 гыйнвар 2023, 09:20

Осталарның да осталары бар!

Ел азагында Әлшәй районы хакимияте төбәктә матур гадәткә әверелеп, даими үткәрелүче “Һөнәре буенча иң яхшысы-2022” конкурсының йомгакларын игълан итте.

Осталарның да осталары бар!Осталарның да осталары бар!
Осталарның да осталары бар!

Абруйлы бәйгенең җиңүчеләре булып югары хезмәт күрсәткечлә-ренә һәм эш нәтиҗәләренә иреш-кән 11 һөнәр остасы танылды. Алар арасында агросәнәгать комплексы, юл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль, коммуналь һәм муниципаль өлкә хезмәткәрләре белән бергә малтабар да бар.
Район хакимиятенең авыл ху-җалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына “Агросәнәгать комплексы хезмәткәре” номинациясендә җиңеп чыкты. Төбәктә үткән елда авыл хуҗалыгы культураларыннан мул уңыш җыелып алынуында басучылыкта бай тәҗрибәле белгечнең дә хезмәт өлеше саллы.
Трунтаиш урта мәктәбе директоры Гөлүзә Фазрахманова, Чебенле авылы мәдәният йорты мөдире Тания Миңнегулова үз өлкәләрендә конкурс җиңүчеләре сыйфатында танылды. Шафран авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Резида Дәүләтова “Муниципаль хезмәткәр” номинациясендә танылу алды, Денис Төхвәтшин исә районның иң яхшы малтабары буларак билгеле булды. Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары Зөһәрә Нәбиуллина медицина хезмәткәрләре арасында иң яхшысы булып танылды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Агро МТС” җәмгыятенең директоры Җәүдәт Сафинга һөнәр осталары бәйгесендә хаклы рәвештә “Ел җитәкчесе” номинациясендә җиңүче исеме бирелде. Әйтергә кирәк, хуҗалык елы йомгаклары буенча югары хезмәт казанышлары өчен Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Җәүдәт Рәшит улы Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән иде.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас