+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 гыйнвар 2023, 05:41

Тәтешле – геройлары белән данлы төбәк

Республика Башлыгы Радий Хәбиров районда яугирләр гаиләләрендә дә, социаль объектларда да булды.

Тәтешле – геройлары белән данлы төбәкТәтешле – геройлары белән данлы төбәк
Тәтешле – геройлары белән данлы төбәк
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Тәтешле районында булды. Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә батырлача һәлак бул­ган Фәнис Хөсәеновны соңгы юлга озатуда катнашты, муниципалитет хакимияте башлыгы белән очрашты, социаль учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.

Тәүдә Радий Хәбиров һәм Фәнүр Шәйхисламов районның төп социаль-икътисади күрсәткечләре, шулай ук, территорияне үстерү буенча төп проектлар һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Иң мөһим юнәлешләрнең берсе – юл челтәрен модернизацияләү. Иң зур тармак объекты – Мәскәү – Казан тизйөрешле магистрале участогы төзелеше. Фәнүр Шәйхисламов төзелеш өчен җир участоклары бүлү, шулай ук төзелеш материалларын казып чыгару өчен карьерның трассадан якында гына урында билгеләнүе турында сөйләде.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, яңа магистраль буйлап юл буе хезмәтен үстерүгә дә игътибар юнәлтергә кирәк булачак. Инвесторларны җәлеп итү һәм объектларны урнаштыруны алдан ук планлаштыру мөһим.
Фәнүр Шәйхисламов белдерүенчә, быел Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 95 еллыгы уңаеннан районда бәйрәм чаралары узачак. Югары Тәтешле авылының үзәк урамы аның исемен йөртә һәм ремонтка мохтаҗ. Республика Башлыгы анда юл өслеген яңарту мәсьәләсен карарга йөкләде.
Очрашуда, шулай ук, сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм яңарту мәсьәләләре дә күтәрелде.
Арытаба Радий Хәбиров сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен Нефтекама тернәкләндерү үзәгенең Тәтешледәге филиалы эшчәнлеге эше белән танышты. Филиал Югары Тәтешле авылында 2002 елдан эшли. 2017 елда учреждение Социаль программалар фонды ярдәмендә төзелгән яңа бинага күчкән. Биредә балаларга медицина, психология ярдәме күрсәтелә, аларга социаль тернәкләндерү үткәрелә.
Үзәк директоры Зилә Гәрәева хәбәр итүенчә, 2017 елдан биредә кече яшьтәге балаларга да ярдәм күрсәтелә. Ә Тәтешле филиалы мөдире Айгөл Әхмәтҗанова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның һәм үсмерләрнең 21 көнлек тернәкләндерү курсы хакында сөйләде.
Радий Хәбиров үзәк коллективы белән аралашканда тернәкләндерү үзәкләрендә эшләүче педагогларның хезмәт хакы мәсьәләсе дә кузгатылды. Республика Башлыгы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына педагогларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Арытаба Радий Хәбиров махсус хәрби операция вакытында һәлак булган майор Ринат Гәрәевның гаиләсе янында булды. Хәрби хезмәткәрнең әнисе Роза Садрислам кызы белән аралашканда Радий Хәбиров аңа чын яугир һәм патриот тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, офицер турында истәлек мәңгегә республика халкы күңелендә сакланачак.
Радий Хәбиров Тәтешле районы хакимиятенә Ринат Гәрәев истәлеген мәңгеләштерү һәм хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
– Без һәлак булган яугирләрнең ата-аналарына иң яхшы дәвалау учреждениеләрендә медицина һәм тернәкләндерү ярдәме күрсәтергә дигән карар кабул иттек. Мин сез тиешле ярдәм алсын өчен төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләмә бирәчәкмен, – диде Радий Хәбиров.
Эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров Яңа Тәтешле авылы мәдәният йортында да булды. Биредә республика удмуртларының Милли-мәдәни үзәге һәм Удмуртия Халыклар дуслыгы йортының тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.
Төбәк җитәкчесе рәссам Менсадык Гарипов экспозициясен, декоратив-гамәли сәнгать һәм көнкүреш әйберләре күргәзмәсен, Бөек Ватан сугышы геройлары залын карады.
Фәнүр Шәйхисламов Удмуртия тарихи-мәдәни үзәгенең яңартылган бинасы концепциясен тәкъдим итте. Радий Хәбиров аңа проектны финанслау мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. Реконструкцияне 2025 елда тәмамларга планлаштыралар.
Арытаба Радий Хәбиров Башкортстан удмуртларының милли-мәдәни үзәге активы белән очрашты. Милли традицияләрне популярлаштыру өчен Башкортстан Башлыгы Мәдәният министрлыгына удмурт фольклор коллективларының “Драгоценные россыпи” проектын республика мәдәни чаралары исемлегенә кертүне йөкләде һәм аны ел саен уздырырга тәкъдим итте.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас