27 яшьлек егет — төп һөнәре буенча зоотехник, Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Әмма дипломлы белгечне туган авылындагы “Кыдаш” хуҗалыгында эш канәгатьләндерми, шуңа да шәхси ихатасында мал асрап тормыш көтүне сайлый. Әйтергә кирәк, әлеге үзенчәлек аның блогерлык эшчәнлегенә дә төп юнәлешне бирә.
Төшергән видеоязмаларны социаль челтәрләргә урнаштыру буенча, хәзергечә әйтсәк, һөнәри эшчәнлеген Айдар 2013 елда студент чагында ук башлап җибәрә. Язмаларында, нигездә, барлык тулылыгы белән авыл тормышы яктыртыла: әйтик, маллар карау, абзар чистарту, печән-салам хәзерләү. Видеороликларның төп геройлары – йорт хайваннары, алар арасында сыерлар һәм атлар, сарыклар, песиләр һәм этләр.
Авыл кешесе өчен болар барысы да гадәти, әллә ни кызыгы юк кебек. Әмма Интернетка куелгач, тирес төяү турындагы видеороликлар да кызыклы яңгыраш алырга сәләтле, чөнки блогер Айдар Кәлимуллинның иҗатын караучылар өчен бу — бөтенләй икенче дөнья. Ни өчен дигәндә, авыл тормышын аларның күпчелеге видеоязмалар буенча гына белә, сыер-атларны якыннан күргәне дә юк. Шуңа бәйле, эт-песиләрне генә түгел, тирескә баткан сарыкларны, чистартылмаган сыерны да алар Айдар Кәлимуллин күзлегеннән кабул итә.
Мондый шартларда Кәпәй-Кобау блогерының челтәрләрдә популярлашуы табигый, аның иҗаты белән кызыксынучыларның саны хәзер 6 миллионнан арткан, социаль челтәрләрдә һәм видеоплатформаларда Айдар Кәлимуллин киң билгелелек алды. Моңа аның, блогер буларак, заман сулышын тоюы да этәргеч биргәндер, чөнки тәүге мәлләрдә ул язмаларын татар телендә генә алып барса, хәзер урыс теле мөмкинлекләрен дә уңышлы файдалана.
Нәтиҗәдә, аудитория шактый киңәйгән. Блогер, сюжетларын көлкеле хәлләргә кору белән бергә, авылда тормыш-көнкүрешнең гыйбрәтле мизгелләрен дә чагылдыра.
Әйтергә кирәк, авыл блогерының язмалары ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә дә танылу алды. Атап әйткәндә, Айдар Кәлимуллин Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән конкурста “Блогосфера” номинациясендә лауреат булып танылды.