— Хатыным белән безнең күптәннән инде ЭВА материалыннан автомобильләр өчен келәмнәр җитештерү буенча үз эшебезне ачу идеясе бар иде. Башта без аларны дусларыбыз һәм танышларыбыз өчен тектек, производство ачу өчен күп кенә акча кирәк иде. Уйлаштык та, 2020 елда ярдәм сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә булдык. “Эшкуарлык сәгате”ндә үз проектыбызны тәкъдим иттек. Рәхмәт, безгә районда ярдәм иттеләр, беренче тегү машинасын алар биргән 40 мең сумга сатып алдык, шулай ук мәшгульлек үзәгендә дә социаль контракт нигезендә максатлы социаль ярдәм күрсәтү программасында катнашырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, үз эшебезне ачар өчен 250 мең сум акча алдык, — ди Али Хәйбуллаев.
Бу акчага эшкуар тегү машинасы, ЭВА-материаллар, электрон лекалалар, келәмнәр тегү өчен кирәкле башка әйберләр сатып ала. Эшкуарның кечкенә остаханәсендә башта автомобиль келәмнәре генә тексәләр, бүген анда продукциянең киң төрләре тәкъдим ителә. Биредә теләсә нинди транспортка, шул исәптән су, йөк, авыл хуҗалыгы машиналарына да келәмнәр, төрле автомобиль сумкалары, кейслар, органайзерлар, йорт, дача, мунча алды өчен келәмнәр һәм ЭВА материалдан башка төрле әйберләр тегәләр. Клиентлар соравы буенча, эшкуар йон келәмнәр дә тегә башлаган. Шулай ук ул төрле машиналарга каркаслы пәрдәләр дә тегә. Шунысы мөһим: ЭВА-материаллар, җеп һәм башка детальләрнең сыйфатлысын гына куллана.
— Чималны сыйфатлыны алабыз – EVA-материалның исе юк, -50 градустан +50 градуска кадәр формасын югалтмый, чыдам. Автомобиль келәмнәре өчен лекаланы үзем эшлим – һәр комплект машинага төгәл туры килсен өчен барысын да җентекләп үлчим, шул ук вакытта клиентларның теләген дә исәпкә алам. Продукциянең дизайны да клиентның теләге буенча эшләнә – аны теләсә нинди төстә эшләргә, билгеләр, язулар һәм башка шундый “фишка”лар белән тулыландырырга мөмкин, — ди Али Хәйбуллаев.
Аның сүзләренә караганда, эшчәнлек дәвамында бер генә клиенттан да продукция сыйфатына карата канәгатьсезлек белдерүче булмаган, киресенчә, сатып алучылар аны, яхшы оста буларак, үзләренең танышларына тәкъдим итә. Шунысы кызыклы, үз эшен ачканга кадәр Алиның тегеп караганы да булмаган. Ә бүген ул куәтле сәнәгать тегү машинасы белән бик җиңел эш итә: 1-2 сәгать эчендә теләсә нинди авырлыктагы келәмне тегә дә куя, пәрдәләр дә шулай ук тиз “барлыкка килә”.
— Утырдым да тектем! “Белмим бит әле” дип уйланып, зарланып торырга вакыт юк, ә эшне тизрәк өйрәнергә теләгем зур иде. Аннары әлеге һөнәри машинаның куәте автомобиль келәмнәрен бик тиз тегәргә мөмкинлек бирә. Аның эшне күпкә җиңеләйтә торган функцияләре байтак. Машина тулысынча компьютерлашкан – җепне үзе кисә һәм башка операцияләрне эшли. Әзерлек эшләре генә (үлчәү, эскизларны әзерләү, кисү һ.б.) күп вакытны ала, ә тегү процессы тиз. Тегә-тегә остардым инде, байтак тәҗрибә тупланды, — ди эшкуар.
Али Хәйбуллаев алга таба җитештерү күләмен арттырырга, ассортиментны баетырга һәм клиентлар базасын киңәйтергә планлаштыра. Клиентларның канәгать калуы һәм продукция сыйфаты моңа исәп тотарга мөмкинлек бирә. Ягъни идеяләрен тормышка ашыру өчен эшкуарның мөмкинлекләре җитәрлек.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.