-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Республика
25 гыйнвар , 10:17

Тарихка дүрт сәхифә

Кешелек кичә генә барлыкка килмәгән һәм иртәгә үк тарих арбасыннан төшеп калырга җыенмый. Әгәр бөтен дөньяны алмыйча, илебез үткән юлны гына хәтерләргә тырышсак та, анда әллә никадәр якты язмышлы кешеләрнең булуын күрербез.Бу тормышта бернәрсә дә очраклы гына эшләнми. Революцияләр, зур-зур төзелешләр, сугыш, Җиһанга очу – нәрсәне генә алсак та, аларның һәрберсе – ил һәм халыкның тарихи хәтеренә уелып калган тамга, басып менгән баскыч, кабынган йолдыз... Аннан соң бер илдә яшәвебезне, тарих һәм язмышларыбызның уртаклыгын хәтергә төшереп тору да мөһим.Мин сезгә өч кешенең язмышы турында сөйләргә җыенам. Аларның икесенең исеме узган гасырдагы Октябрь революциясе белән бәйле. Моңа бәйле ашыгыч хөкем чыгармасагыз иде. Һәр тарихи вакыйганың, һәр шәхеснең чын бәһасе еллар үткәч кенә беленә.

Тарихка дүрт сәхифә
Тарихка дүрт сәхифә
II. Блюхер ординарецы
Бервакыт Әбҗәлил районының Әбделгазе авылыннан хат килеп төште. Әлеге хаттан өзек китерәм:
“Әтием, Басыйр Яһүдин, 1878 елда Әбҗәлил районының Әбделгазе авылында туган. Сөйләвенә караганда, ул беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан. Октябрь революциясеннән соң Кызыл Армиягә языла. Аннан соң авылда яңа тормыш төзүдә һәм аны ныгытуда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Гражданнар сугышы чорында авылыбыз аша үткән Василий Блюхер армиясенә кушылып китә...” – дип язган иде хатында Нурикамал апа Басыйрова.
Хатның бу юллары гына, бәлки, игътибарны җәлеп итмәгән дә булыр иде. Күренекле партизаннар армиясе походында катнашучылар Башкортстаннан бик күп булган бит. Ләкин әлеге хатта шундый юллар да бар иде: “Язучы Роберт Пальнең “Легенды будут потом” дигән роман-хроникасында Блюхерның ординарецы турында язылган. Болар барысы да әтиемнең сөйләгәннәренә, хәтта аның тышкы кыяфәтенә дә туры килә”.
Сүзнең ерак тарих һәм бүгенге буын кешеләре өчен бигүк таныш булмаган шәхесләр турында баруын исәпкә алып, Блюхер турында ике-өч кенә сүз әйтергә кирәктер. Василий Константинович Блюхер – Гражданнар сугышы батыры, легендар гаскәр башлыгы, илдә иң тәүгеләр исәбендә Советлар Союзы Маршалы исемен алган, Кызыл Байрак ордены белән беренче булып бүләкләнгән, армия белән командалык иткән. 1918 елның җәендә партизаннар армиясе башында Көньяк Уралны гизеп үткән. Кырык сигез яшендә, нахакка гаепләнеп, атып үтерелгән.
Нурикамал апа фаразлавынча, әтисе, Басыйр абый, данлыклы гаскәр башлыгы белән аркадаш булып чыкса, нинди хатирәләрне уятырлык хәл бит бу! Һәрхәлдә, фәһем алырлык язмыш белән танышу хәтерне баета гына. Өстәвенә, конвертка салынган иске бер фотосурәт тә кызыксынуны көчәйтеп җибәрде. Артындагы язуга караганда, 1916 елда Варшава шәһәрендә төшерелгән фотодан түгәрәк йөзле, төптән нык гәүдәле, карчыга карашлы кеше карый. Күкрәгендәге ике Георгий тәресе белән өч медале аның батыр ир булуын күрсәтә. Ләкин Нурикамал апаның фараз итүе генә бу кешенең легендар гаскәр башлыгының ординарецы булуын раслыймы? Блюхер янында Басыйр Яһүдингә охшаган башка кешеләрнең хезмәт итүе дә мөмкин бит әле...
...Әбделгазе авылы умарта күче кебек гөж килә. Берәүләр – кызык күреп, икенчеләр хафаланып, авыл советына ашыга. Кичә Казмашка барган берәү “Ике сыеры, бер аты булганнарның барысын да кулак итеп Себер сөрәләр икән!” дигән хәбәр алып кайткан...
Кояш инде тау артына кереп югала дигәндә генә, совет йортыннан таныш булмаган өч кеше чыкты. Йорт алдына өстәл алып чыгып куйдылар.
Хуҗалык эшләренә җигүгә — бер, атланып йөрергә тагын бер ат тоткан, шәхси хуҗалыгы белән чиксез мавыкканы өчен, гражданин Яһүдин Басыйр Яһүдә улын сыйнфый дошман – кулак дип игълан итәргә, мөлкәтен тартып алып, гаиләсе белән Себергә сөрергә!
– Басыйрны?..
– Басыйр абый нинди кулак булсын? Ялган!
Волостьтан килгән ят кеше кәгазь укыганда тын да алмый торган халык тагын бераз гөжләп алды.
– Соң, Басыйр үзе нишләп дәшми тора? Әйтсен сүзен! Нахак гаеп, дисен!
– Давай, Басыйр абый, самделе, аңлатып бир мирга, чын сөйлиме шулар?
Басыйрны сак астына алырга да өлгергәннәр икән. Аны милиционер совет өеннән алып чыкты да, үзе бер адым чигенеп, артына басты. Басыйрның калын гәүдәсе кечерәеп калган кебек, такыр итеп кырылган башын, әйтерсең, муены күтәрә алмый. Ул әле тавышсыз аптырашып торган халыкка, әле читтәрәк торган җигүле атларга карап, өстәлгә таба бер адым ясады.
– Агай-эне... – Басыйрның тавышы сәер карлыгып чыкты. – Агай-эне, белегез, кулак түгел мин. Ике атым бар, әйе. Аларның кайдан килгәнен дә беләсез. Дукәмитем бар иде, югалды. Ну доказать итеп булмады. Җибәрәләр. Гаепләп калмагыз. Җирдә гаделлек булса, барыбер әйләнеп кайтырмын...
Ике сыйныф бер-берсе белән аяусыз алышкан чакта кинәт кенә туган авылыннан сөрелгән Басыйр Яһүдин кем соң ул? Гражданнар сугышының данлыклы герое Василий Блюхер белән аларны нәрсә бәйли? Шушы сорауларга җавап эзләп, миңа күп китаплар һәм архив материаллары актарырга, Басыйр абыйның балалары һәм аны белгән кешеләр белән хатлашырга туры килде. Эзләнә-сораша торгач, шул ачыкланды: беренче Бөтендөнья сугышы вакытында булачак маршал белән Басыйр Яһүдин бер дивизиядә хезмәт иткән икән.
...Революция чорында патшага биргән антыннан ваз кичкән солдатлар фронттан үз якларына таралыша. Басыйр да, винтовкасын тотып, солдат биштәрен иңбашына салып, Әбделгазегә кайтып төшә. Ничәмә ел окоп­ларда череп ятканнан соң, авыл егетенә теше-тырнагы белән җиргә ябышырга кирәк булган да бит. Ләкин революция давылы аны да үз өермәсе эченә алып кереп китә.
Василий Константинович Блюхер белән агалы-энеле Кашириннар армиясенең Белорет шәһәреннән башланып, аклар тылы буйлап үткән мең чакрымлык мәшһүр походы вакытында партизаннар армиясенә һәр урында халык кушыла бара. Блюхер батыр һәм бик сыналган кешеләрне генә үзенә якынайта торган иде, дип яза рейд вакытында Троицк отрядының штаб начальнигы булган Виктор Сергеевич Русяев үз истәлекләрендә. Василий Константиновичның Басыйрны меңнәрчә кеше арасыннан тиз генә ничек күреп калуы һәм, аның элек үзе хезмәт иткән дивизиядән булуын белгәч, ординарец итеп тәгаенләве турында да яза ул.
Өлкән командир янындагы ординарецның вазыйфасы җаваплы, эше җиңел түгел. Ул тәүлекнең һәр мәлендә командиры янында булырга, аның теләсә нинди боерыкларын үтәргә әзер торырга тиеш.
Әйтүләренчә, олы гәүдәле, сугышта курку белмәс командир булса да, Василий Константинович шәхси тормышында бик тыйнак, үтә талымсыз, хәтта оялчан кеше булган. Басыйр аны вакытында ашатырга, ял иттерергә, вак-төяк мәшәкатьләрдән сакларга тырышкан. Ә сугыш вакытында ул командирыннан бер тотам да калмаган, кирәксә, аны гәүдәсе белән ышыкларга әзер торган.
Бер эпизод моны тулысынча раслый. Бу хәзерге Гафури районына караучы Җилем-Каран авылы янындагы сугышта булган. Блюхер һәм аны озатып баручы бер төркем атлылар, 17нче Урал полкы урнашкан позицияләрне үтеп, авылга якынлаша. Башкомандующийның ординарецы, тыгыз гәүдәле, кара сакаллы Яһүдин, капканы ачар өчен, алга чабып китә. Шушы мәл сул як урман читеннән пулемет ата башлый. Яһүдинның аты, кешнәп, җиргә ава. Бәхеткә, Басыйрга пуля тими. Главком да, башкалар да атларын кире борып өлгерә. Яһүдин алар артыннан шуыша һәм үз позицияләрендә калдырылган өч пулеметның берсеннән дошман пулеметына каршы ут ача. 17нче полктан ярдәм килеп җиткәнче, ординарец дошман белән дуэль алып бара.
“Молодец, Яһүдин, каушап калмадың!” – Василий Константинович ординарецын соңыннан шулай дип мактый.
Главкомны арытаба язмыш икенче фронтларга ташлый, ә Басыйр Әбделгазегә әйләнеп кайта. Ләкин команда белән аның ординарецы арасында Басыйр Яһүдинның арытаба язмышына йогынты ясаячак бер хәл була. “Бориска! – ди Василий Константинович ординарецына, ул Басыйрны шулай дип йөрткән булган. – Сиңа авылыңа кайтырга кирәк. Минем белән ил гизеп йөрү ярамас!”
Аерылышканда главком Басыйрга ике ат тоттыра. Аларны үзенең ординарецына бүләк итүе турында кәгазь дә язып бирә.
Басыйр авылына кайта. Болай да ярлы авыл бөтенләй ятимсерәгән. Түбәләренә әрем үскән кыексыз өйләр, яшьли карчыкка әйләнгән хатыннар, алабута ашап күбенгән бала-чага... Ярлы-ябага элек ничек булса, бүген дә шулай байлар тупсасы төбендә тилмерә. Кулаклар бөтен әйбәт сөренте җирләрне, чабынлыкларны басып алып, баеп ята. Яһүдин авылдагы банкротлык һәм ваемсызлык белән килешеп яши алмый. Кайтуының икенче көнендә үк авыл активын җыя, таяна алырдай кешеләрне барлый һәм кулакларның башбаштаклыгына каршы сугыш башлый. Байларның мөлкәтен тартып алуда булсынмы, мәктәп ачтырудамы, Басыйр Блюхер исеменнән эш итә. Күрше Казмаш, Амангилде, Рыскуҗа, Үтәгән авылларында да еш була, андагы актив белән элемтә урнаштыра.
Басыйр Яһүдинның авыл советын җитәкләве, Әбделгазе башлангыч артеленең рәисе булуы турында да мәгълүматлар бар. “Әй, батыр кеше иде бит Басыйр! Батыр гына түгел, заманында актив оештыручы да. Хәтерләвемчә, Басыйр Яһүдин япон сугышында да, герман сугышларында да катнашкан, – дип язган миңа Казмаштан Шакирҗан Әһелов бабай. – Силсәвит булып йөргәнен ачык хәтерлим. Бик хәстәрлекле кеше иде. Ачлык чак. Ул, волостьтан ярдәм юллап алып, ярлы-ябага гаиләләре өчен ашханә ачтырды”.
Кыскасы, замандашлары, авылдашлары Басыйр Яһүдин турында бик җылы истәлекләр саклый. Тынгысыз йөрәкле, бөтен көчен яңа тормыш өчен биргән бу кеше турында Әскар авылында яшәгән Мотаһар Билалов, Нуретдин Мусин, Зәйнетдин Рәхмәтуллин һәм башкалар да язып җибәргән иде. Ул ил алдында зур хезмәт күрсәткән, Гражданнар сугышы елларында данлыклы полководецның ярдәмчесе булган, аннары кемнеңдер дәгъвасы буенча кыерсытылган, әмма үзе көрәшкән изге идеалларның какшамаслыгына бер генә дә шикләнмәгән. Ләкин сәбәпсез-нисез онытылып торган кешенең исемен бүгенге һәм киләчәк буыннарга кайтаруда ярдәм күрсәткәннәре өчен аларга ихлас рәхмәтлемен.
Блюхер ординарецының арытабангы язмышы ничек булган соң? Главкомнан бүләк итеп алган ике атка бирелгән кәгазьне Басыйр югалта. “Ике ат тота, кулак”, дип нахакка гаепли башлагач, аны кире кагарга кулында документы булмый. Волость җитәкчелеге ике сугыш ветераны, партизан, авыл советы һәм артель рәисе өстеннән язылган гайбәтләрне нигәдер тикшереп тормый. Шунысы куандыра: Себер Яһүдиннар гаиләсен үгисетми. Басыйр уллары белән леспромхозда, аннары шахтада эшли. Тырыш, уңган кеше монда да сынатмый. Ул арада Яһүдинның эше буенча өстәмә тикшерү үткәрелә, гаеп алып ташлана. Аңа туган авылына кайтырга рөхсәт бирелә. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү моңа комачаулый. Сугыш елларында да Басыйр Яһүдин исеменә тап төшерми эшли.
1946 елда ул Әбделгазегә әйләнеп кайта. Тагын тимерчелек эшенә тотына. Дәртләнеп дөнья көтә башлый. Әрнүләр онытыла башлаган кебек була. Ләкин яшәлгән еллар, баштан үткәннәр эзсез калмый икән. Басыйр Яһүдин 1954 елда дөнья куя.
Данлыклы полководец Василий Константинович Блюхерга берничә ел юлдаш булган гади бер кешенең язмышы турында шуларны гына әйтеп була. Ләкин бу шәхес, һичшиксез, халкыбызның онытылмас тарихында тирән эз калдырган кеше.

Марсель Котлыгалләмов.
(Дәвамы бар. Башы 4нче санда).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в