+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 февраль 2023, 17:09

Уфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә үткәрелде

1 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Уфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә үткәрелдеУфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә үткәрелде
Уфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә үткәрелде

Чарада катнашучылар юбилей проектларын тормышка ашыру, шулай ук шәһәрдә эре социаль һәм инфраструктура объектларын төзү турында фикер алышты.

2024 елга яңартылган Курчак театры реконструкциядән соң ишекләрен ачачак. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге объектның фасадын, шулай ук тирә-юньне төзекләндерү концепциясе белән танышты. Иң зур корылмаларның берсе - Көрәш сарае - расланган график буенча төзелә.

Транспорт инфраструктурасы буенча иң масштаблы проектлар - "Көньяк капка" һәм "Көнчыгыш чыгу юлы". Башкортстан Башлыгы вице-премьер Алан Марзаевка Уфа шәзәре хакимияте белән берлектә Көнчыгыш чыгу корылмаларын файдалануга тапшыру, аның участокларында юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырырга йөкләде.

Киңәшмә азагында Башкортстан Башлыгы фикер алышу өчен Уфаның 450 еллыгы хөрмәтенә юбилей чаралары концепциясен әзерләргә кушты.

- Гомер тиз уза, истәлекле көнгә кадәр вакыт күп калмады. Киләсе киңәшмәдә спорт, мәдәни һәм башка чараларны үз эченә алачак көн тәртибен карарга кирәк. Тулаем алганда, әзерлек эшләре яхшы темплар белән бара. Әмма кайбер объектлар буенча вәзгыятькә тирәнрәк төшенергә, грамоталы идарә карарларын уйлап табарга кирәк, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас