+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 февраль 2023, 15:25

Син - безнең герой!

Фәнис Хөсәенов һәрвакыт безнең күңелләрдә яшәячәк!

Син - безнең герой!
Син - безнең герой!

Чын-чынлап халык героена әверелгән Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов истәлегенә Яңа Кайпанда музей ачканнар. Фәнис башлангыч сыйныфларны шушы мәктәптә тәмамлаган. Музейны аның беренче укытучысы Айсылу Хаҗипова булдырган.

Музей өчен мәктәптә аерым кабинет бүлеп биргәннәр. Анда Фәниснең сыйныфташлары һәм укытучылары белән төшкән фотоларыннан стендлар карарга мөмкин. Шулай ук геройның гаиләдә һәм хәрби операциядә төшкән фотоларын да урнаштырганнар. Бирегә Фәнис утырып укыган парта, аның хәрби киемнәре һәм башка истәлекле әйберләре куелган.

Социаль челтәрләрдәге комментарийлардан күренүенчә, халык бу хәбәрне хуплап кабул иткән. "Үсеп килүче буынга үрнәк ул", "Син - безнең заман герое", "Онытмабыз", - дигән сүзләр язалар.

Фото: profiles-vkontakte.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: