Әни... Бу сүз һәрберебез өчен тирән мәгънәгә ия, иң кадерле. Ул бөтен телдә дә бертөрле ягымлы яңгырый кебек. Бу сүздән аңлатып бетерә алмаслык җылылык, наз бөркелә. Тормышыбызда нинди генә бәхет-шатлыклар, нинди генә авырлыклар булса да, иң беренче булып әниләребез белән уртаклашырга ашыгабыз. Әниләр янында тынычлык, күңел җылысы, бәхет табабыз. Алар безгә тормыш сабакларын өйрәтә, начарны яхшыдан аера белергә өнди, тәрбия бирә. Тирә-юньдәге матурлыкны күрергә, шәфкатьле булырга, тәүге адымнарыбызны атларга да иң элек алар өйрәтә.
Чакмагышта игелекле гомер кичерүче хезмәт ветераны Лилия Смакова да: “Һаман балаларым, дип яшим, алар бәхетле булса, мин дә бәхетле”, – ди.
Район үзәгендә яшәүче теремек кенә, ачык күңелле, эшкә уңган, ярдәмчел Лилия апаны тирә-як урамнарда белмәгән кеше сирәктер. Дус-туганнары, таныш-белешләре, күршеләре аны ачык йөзле, ярдәмчел, туган җанлы, тырыш булганы өчен ярата һәм хөрмәт итә.
Лилия 1945 елның 8 февралендә Иске Калмаш авылында гади колхозчылар гаиләсендә тәүге бала булып дөньяга килгән. 3 кыз, 2 ир бала үсәләр. Балачагы сугыштан соң илне тергезү чорына туры килә. Бәләкәч Лилия әти-әнисенә терәк, үзеннән соң туган дүрт балага күз-колак булып, балачактан ук җаваплылыкның нәрсә икәнен үз иңендә тоеп үсә. Балаларны яратуы зур гаиләдә үсеп, сеңел-энеләрен карашудан да булгандыр, мөгаен.
Туган авылында сигезенче сыйныфны тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли ул. Унсигез яшендә башкалага юл тота. Биредә әтисенең бертуган Фәтхия апасында яши. Балалар йортына кече тәрбияче булып урнаша. Шулай итеп, әле үзе дә ана бәхетен татымаган яшь кыз ата-ана назыннан мәхрүм калган нарасыйларга ана җылысын биреп, аларга кулыннан килгәнчә көндәлек тәрбия эшләрендә булыша.
Арытаба тырыш, кулыннан эш килгән Лилиянең хезмәт юлы бөтенләй башка тармак белән бәйләнә – ул төзелештә штукатур-маляр булып эшли башлый. Биредә ул дистә елга якын эшләп, үзен тырыш эшче итеп күрсәтә. Тик туган ягын сагыну хисе көчлерәк була, күрәсең. Эшен яратып башкарса да, 1972 елда Чакмагышка кайтып, механика заводындагы төзелеш цехында маляр булып хезмәт юлын дәвам итә, аннан соң шушы ук цехта склад мөдире вазыйфасын башкара. Булачак тормыш юлдашын да шунда очрата ул – Венер исемле егет биредә шофер булып эшли. Шушы ук елның җәендә Венер Нурислам улы белән өйләнешеп, гаилә корып яши башлыйлар. 1973 елда кызлары Гөл-наз туа.
— Ул вакытта озаклап бала ялында булулар юк иде, — дип искә ала Лилия апа. — Имчәк балаң булуга карамастан, эшкә чыгарга кирәк. 1974 елда Гөлназны заводның балалар бакчасына йөртә башладым. Балам елый, аның янында булырмын, дип, әлеге бакчага кече тәрбияче булып эшкә кердем. Шулай, 26 елга якын 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында шул ук вазыйфада эшләдем. Ул елларда һәр төркемдә 40ар бала була иде. Куллар “йөгереп” кенә тора иде инде: әле бер эшне эшлисең, әле икенчесен. Балаларны көненә әллә ничә тапкыр ашатырга, артларыннан җыештырырга, юарга кирәк, урын-җирләрен алыштырырга, санап китсәң — көндәлек мәшәкатьләрнең очы-кырые юк...
Кызлары Гөлназга ике яшь тулганда икенче кызлары Зенфира туа. 1987 елда исә көтеп алган уллары – төпчекләре Раил дөньяга аваз сала.
Шулай, еллар үтә — балалар да үсә тора. Лилия апаның 40 елга якын хезмәт стажы бар. Ул — хезмәт ветераны. Күптөрле Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия. Кызганычка каршы, Венер абый 79 яшендә дөнья куйды. Ул да бик тә бала җанлы, ачык күңелле кеше иде. Оныклары Ралина һәм Азалияне, әниләре башкалада эшләү сәбәпле, Венер абый белән Лилия апа бәләкәйдән тәрбияләшеп, бөтен наз-җылыларын биреп үстерештеләр.
“Картәтиләре вафат булгач, Аза-лиямнең күз яшьләрен түгеп, сулкылдап елап утыруы әле дә күз алдымда, — ди Лилия апа. — “Кызым, ник елыйсың?” — дигәч: “Кем мине хәзер, кызым, дип башымнан сыйпар? Кем мине хәзер, кызым, кулларың өшемәдеме, дип, кулларымнан тотып җылытыр?” – дип сөйләгәннәре бүгенгедәй күз алдымда”.
Лилия Җиһанша кызының кулыннан килмәгән бер эш тә юктыр. 78 яшьтә дә ул кул кушырып утырмый, балаларын көн дә тәмле ашлар, камыр ризыклары белән сыйлый. Бәйләмгә дә оста, җәен туганнары, балалары белән туган авылында бакча үстерә, җиләккә, гөмбәгә йөри.
Бүген ул улы Раил, килене Айгөл, оныгы Сафия белән бергә матур тормыш итә. Ике кызлары Уфада яши.
Хәзер инде Лилия апа туруннары — Эмильгә, Камиләгә, төпчек улының кызы Сафиягә — яраткан нәнәй, картинәй дә.
“Кеше үз гомерен бер елга алга кайгыртса, иген иксен, ун елга кайгыртса — агач утыртсын, йөз елга кайгыртса, кеше тәрбияләсен”, — дип язган халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев. Әйе, Лилия апа да өч баласын, оныкларын тәрбияләп, 30 елга якын балалар бакчасында сабыйларга наз-сөюен, көчен, тырышлыгын биреп, бу эшне арттырып үтәгән.
“Тормышта яраткан эшең, балаларың булу — олы куыныч. Аларның җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсүе, ирешкәннәренә куану, аларның кайгыртуын, хәстәрлеген тоеп яшәү — минем өчен зур бәхет, тормышымның мәгънәсе”, — ди язмабыз герое Лилия апа.
Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.