+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 февраль 2023, 05:53

Чиратта – газ казанлыгы

Урындагы башлангычларны ярдәм” программасы авыл җирендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр ача. Бүгенге көндә Башкортстан җитәкчелеге һәм район, авыл хакимиятләре халыкның көнкүрешен яхшыртуга зур әһәмият бирә. Авыл биләмәләре, шушы программага кереп, халык белән берлектә мөһим эшләр башкара.

Чиратта – газ казанлыгыЧиратта – газ казанлыгы
Чиратта – газ казанлыгы
Бакалы районының Камышлытамак авыл биләмәсе дә 6 ел рәттән бу программада катнашып, конкурста җиңү яулады. Әлеге проект нигезендә юллар төзекләндерелде, трактор алынды, бер торак пунктта су торбалары заманчага алыштырылды, балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде.
Быел да шушы отышлы һәм файдалы программада катнашып, Камышлытамак урта гомум белем бирү мәктәбе өчен яңа газ казанлыгы сатып алу һәм урнаштыру максаты хупланды. Проектны тормышка ашыру буенча ун кешедән торган инициатив төркем сайланды. Программада катнашуның мөһим шарты халык күпмедер үз акчасын юнәлтергә тиеш. Проблеманы билгеләгәндә һәм йомгаклау җыелышында мөмкин кадәр бердәм булырга кирәк. Халык әлеге шартларга бертавыштан ризалык белдерде.
Без күбрәк балл җыеп, конкурска катнашырга һәм билгеләнгән проблеманы унай чишәргә өметләнәбез.

Наилә Габдрахманова,
инициатив төркем рәисе.
Бакалы районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас