+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
22 февраль 2023, 11:23

"Росреестр" хезмәтләре өчен 377 миллион сум күчерелгән

Үткән елда "Росреестр" төбәк идарәсенең дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәсендә МФЦ офислары аша Башкортстан Республикасы бюджетына 377,7 миллион сумнан артык акча кергән. Электрон мөрәҗәгатьләр санының ел саен артуына карамастан, төбәк бюджетына керемнәр күләме кимемәде, ә 2021 ел дәрәҗәсендә калды.

"Росреестр" хезмәтләре өчен 377 миллион сум күчерелгән"Росреестр" хезмәтләре өчен 377 миллион сум күчерелгән
"Росреестр" хезмәтләре өчен 377 миллион сум күчерелгән

- "Росреестр" идарәсенең бюджет күчерүләре күләмен саклап калу узган елда күчемсез милек белән исәп-теркәү гамәлләренең артуына бәйле. Үз чиратында, республика казнасына финанс керемнәренең сизелерлек артуын гамәлгә ашыручы фактор булып "Росреестр"ның дәүләт хезмәтләре күрсәтелә торган «Минем документлар» үзәкләренең нәтиҗәле эшләве тора. Бүгенге көндә республика гражданнары һәм эшкуарлары 46 процент очракта МФЦга "Росреестр" хезмәтләре өчен мөрәҗәгать итә, һәм закон буенча түләнгән дәүләт пошлинасы күләменең нәкъ яртысы республика бюджетына күчерелә, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елда МФЦ офислары аша күчемсез милекне теркәүгә 240 мең гариза һәм кадастр исәбенә 75 мең гариза һәм бердәм исәпкә алу һәм теркәлү процедурасына кергән. МФЦ офислары аша кергән гражданнар һәм эшкуарларның гаризалары буенча уртача хисап-теркәү процедуралары Башкортстанда законда билгеләнгән 7-9 көн урынына 3-5 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

- "Росреестр" хезмәтләре МФЦда иң ихтыяҗлысы булып тора, бу - үткән елдагы барлык мөрәҗәгатьләрнең гомум күләменең 32 проценты. Без бергәләп кәгазьсез документлар әйләнешенә күчүне уңышлы гамәлгә ашырдык, МФЦ офисларында даими нигездә "Росреестр" белгечләре белән консультацияләр мөмкинлеген оештырдык. Узган елда МФЦ мәйданчыкларында "Росреестр" белгечләре гражданнар һәм бизнес өчен 1500дән артык консультация күрсәтте, - диде Башкортстанның МФЦ директоры Наталья Куприянова.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас