+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
22 Февраля 2023, 12:14

Төзелеш бәясе яңача билгеләнәчәк

Төзелештә бәяләр билгеләүнең яңа ысулы Русиядә киң таралган базис-индекс методыннан 2022 ел дәрәҗәсендәге бәяләрдә яисә бәяләрнең агымдагы дәрәҗәсен кулланып аерыла.

Төзелеш бәясе яңача билгеләнәчәкТөзелеш бәясе яңача билгеләнәчәк
Төзелеш бәясе яңача билгеләнәчәк

Башкортстанда төзелешнең смета бәясен билгеләүнең ресурс-индекслы ысулы гамәлгә керәчәк. Бу хакта Идел буе федераль округында үткән төзелеш оешмалары конференциясендә сөйләделәр.

- Быел Башкортстан Республикасы берничә пилот төбәк арасында төзелештә бәяләр билгеләүнең яңа, ресурс-индекслы ысулына күчә. Күчерү быелның өченче кварталыннан да соңга калмыйча планлаштырылган, шуңа күрә бу мәсьәлә буенча инвесторларны яңа модельдә эшләргә өйрәтү өчен фикер алышу мөһим, - дип билгеләп үтте утырышның пленар өлешендә катнашкан Башкортстан Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев.

Чарада шулай ук республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Егор Родин, “Төзүчеләр берләшмәсе” ассоциациясе (НОСТРОЙ) президенты Антон Глушков, Идел буе федераль округы буенча НОСТРОЙ координаторы Любовь Аристова, Төзелеш министрлыгы университетының Мәгълүмати модельләштерү институты, Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе, республиканың Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Егор Родин республиканың төзелеш тармагы эшенә йомгаклар һәм алда торган бурычлар турында җентекләбрәк сөйләде. Ул искә төшергәнчә, узган елда Башкортстанда торак төзү күләме тарихта беренче тапкыр 3 миллион квадрат метрдан артып китте.

- 2030 елга 4 миллион квадрат метр торак төзү бурычы өстендә без бүген үк актив эшлибез. Мондый конференцияләр төзелеш бергәлегенә контрактларны үтәү, төзелештә бәяләр кую, килеп туган проблемалар, тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә, - диде Егор Родин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас