

Баймак шәһәре башлыгы Радмир Исәнбаев чираттагы гуманитар олауның мобилизацияләнгән һәм иреклеләргә Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонга илтеп җиткерү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, безнең сугышчыларга исемле посылкалар, туганнары һәм якыннарыннан хатлар, шулай ук иң кирәкле әйберләр: район һәм шәһәр халкы әзерләгән кием-салым, азык-төлек тапшырылган.
- Аларның гаиләләре, туганнары тарафыннан җибәрелгән посылкаларга егетләр аеруча сөенде. Шунда ук мәктәп укучылары язган хатларны да ачып укыдык, - диде Радмир Исәнбаев.
Шул ук вакытта Баймак хакимияте башлыгы безнең сугышчыларның кәефе яхшы, дип хәбәр итә. Яугирләр Баймак районы һәм шәһәрендә яшәүче туганнарына, якыннарына, дусларына һәм барлык халкына рәхмәт сүзләрен тапшырган.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар олауны әзерләүдә хезмәт коллективлары, авыл биләмәләре, иҗтимагый оешмалар, студентлар һәм мәктәп укучылары ярдәм итте.
Фото: Дмитрий Фадеев.