+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
2 март 2023, 06:46

“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсында катнаш!

Гаризаларны 1 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.

“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсында катнаш!“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсында катнаш!
“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсында катнаш!

«Башкортстанның иң яхшы товарлары» республика конкурсында - быелгы «Русиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

“Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсы ел саен республиканың Министрлар кабинеты боерыгы нигезендә үткәрелә. Конкурс комиссиясе рәисе - республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Катнашучылар конкурска теләсә нинди продукцияне (азык-төлек, халык өчен сәнәгать товарларын, җитештерү-техник продукцияне) яисә хезмәтләрне тәкъдим итә ала. Республика конкурсы лауреатлары «Башкортстанның иң яхшы товарлары» логотибын куллану һәм «Русиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенрусия конкурсында катнашу хокукын ала.

Конкурс шартлары турында мәгълүмат биредә: [leech=https://100best.bashtest.ru/]https://100best.bashtest.ru/[/leech] Заявка һәм “Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсында катнашу өчен документлар комплекты 1 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450006, Уфа шәһәре, Ибраһимов бульвары, 82 йорт, 7-2. Белешмәләр өчен телефон: (347) 272-87-77.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас