+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 март 2023, 16:40

Ортопедик утыргыч сәламәтлекне ныгыта

Әлшәй районының Кармыш авылында Баязит Хәйруллинны алтын куллы оста буларак белә­ләр. Районда исә ул Яңа ел мәйданчыкларын бизәгән Кыш бабай һәм Карсылуның боздан ясал­ган скульптуралары белән киң танылу алды.

Ортопедик утыргыч сәламәтлекне ныгыта
Ортопедик утыргыч сәламәтлекне ныгыта

Гомумән, Кармыш остасының кулыннан килмәгән эш юк. Авылның балта осталары Хәйруллиннар нәселенең эшен дәвам итә ул, чөнки бу кәсепкә аны картәтисе һәм әтисе өйрәткән. Йорт өчен кирәк-яраклардан сандык һәм шкаф, урындыклар ясау белән беррәттән, Баязитның тимер эшенә дә кулы ята. Моңа өстәп, төбәктә киң билгеле токарь дә ул.
Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Авыр физик эштән соңгы вакытта останың аяк-куллары сызлый башлый, авырту башта биленә бәрә. Табибларга мөрәҗәгать итеп, дәвалану буенча тиешле чаралар күрелсә дә, нәтиҗәләре сизелми. Интернет язмаларыннан аяк буыннарын дәвалау буенча мәгълүмат алган оста мондый чирләргә каршы торырлык... утыргыч ясауга алына. Моның сере бик гади, чөнки терәк-хәрәкәт әгъзаларының сәламәтлеге умыртка баганасының торышына нык бәйле, ә аны дөрес утыру гына көйли ала.
Кармыш остасының могҗизалы урындыгы бик тә гади конструкциягә нигезләнә – аның өслеге белән бергә чиратлап аскы өлешен дә кулланырга була, моның өчен тактаны әйләндерәсе генә. Шуңа да урындык аз хәрәкәтле тормыш рәвеше алып баручыларга тәгаенләнә, чөнки аның арка һәм корсак мускулларына тәэсире көчле. Баязит оста умыртка баганасына зыян китермәсен өчен үз урындыгын утырып эшләүчеләргә, моннан тыш, фитнес-үзәкләрдә һәм шифаханәләрдә кулланырга тәкьдим тә.
Баязит Хәйруллинның ортопедик утыргычы Русия дәрәҗәсендә дә танылу алды. Моны Әлшәй уйлап табучысына Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт тарафыннан бирелгән патент та раслый.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: