+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 март 2023, 09:33

Булачак милләт Аналары бәйгегә чыга!

“Татар кызы” конкурсы безне тагы да берләштерсен иде.

Булачак милләт Аналары бәйгегә чыга!
Булачак милләт Аналары бәйгегә чыга!
Татар кызы... Милләтенең үткәнен яхшы белүче, әхлаклы, тәрбияле, тыйнак, шул ук вакытта үз-үзен якларлык, саф, горур атлап йөрүче туташ син. Үз телеңдә иркен аралашучы да, гореф-гадәтләреңне саклаучы да, заман таләпләренә җавап бирүче дә, чибәрлегең, зифа буй-сының белән таң калдыручы да, өздереп биюче һәм моңлы тавышың белән җырлаучы да син бит ул — татар кызы. Синең гүзәллегеңне тасвирлаучы күпме җыр­лар иҗат ителгән, синең көчле рухыңа юнәлтелгән әллә никадәр хи­кәя­ләр язылган!
Безнең республика күпмилләтле булуы белән аерыла. Һәм ул татарлар күпләп яшәгән төбәк буларак та билгеле. Бездә татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклауга юнәл­телгән җитди чаралар күрелә. Шуларның берсе — “Татар кызы” конкурсын оештыру. Быел бу чара кайчан һәм нинди шартларда узачак? Конкурс нинди максатларны алга куя? Шушы һәм башка сорау­лар белән без Башкортстан татарлары Конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.

– Заһир Әхсәнович, “Татар кызы” конкурсы беренче тапкыр оештырылган елларны искә алыйк әле.
— 1992 елда ул вакытта Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле булган Алик Локманов белән берлектә Казанда үткәрелә башлаган “Нәүруз гүзәле” дигән бәйгенең филиалын ачып, ул Башкортстанда да оештырыла башлады. Аны бик зурлап үткәрделәр. Ул беренче тапкыр Опера һәм балет театрында үтте. Бу чара 2018 елга кадәр дәвам итте. Әлеге конкурсның максаты — кызларның күлмәкләренең, эчке киемнәренең матурлыгын күрсәтү түгел, аларны сәх-нәгә чыгарып, Башкортстаны­бызның матурлыгын данлау, төбәктә яшәүче-ләрнең гореф-гадәтләрен, туган телебезне саклау иде. Шунда ук кызлар үзләренең талантларын күрсәтте. Шулай да без әлеге чараны ел саен ниндидер аерым сценарий буенча үткәрә килдек. Мәсәлән, Нәүрузбикәне сайлау, Шәрык стилендә дә үткәрелде, гому­мән, төрле-төрле тематикаларга бүлә идек. Әмма һәрвакыт катнашучы үз-үзе белән таныштырырга, татарча сөй­ләшә белергә, талантларын һәм интеллектуаль аң-белемен, ягъни дөньяда билгеле булган татар хатын-кызлары турындагы белемнәрен күр­сәтергә тиеш иде.
Кызларны әлеге чарага әзерләү өчен Уфага 10-14 көнгә чакыра идек. Анда алар белән хореографлар шө-гыльләнә, вокал буенча дәресләр ала, сәхнәдә үзләрен тоту кагыйдә­ләренә өйрәнә. Беренче елда бу конкурс бик зур масштабта үтте. Соңрак та без, андый ук күләмдә оештыра алмасак та, республикада яшәүче татар кызларын бер сәхнәгә җыеп, шушы чараны үткәрдек.
Шуны да әйтәсем килә: бу чараны оештыру бик зур чыгымнар таләп итә. Югарыда әйтүемчә, кызларны кунакханәгә урнаштыру, “Нур” театрына көн дә төрле чараларга алып килү өчен генә дә шактый зур акча кирәк. Безгә һәрвакыт татар мәдәниятенә, аның киләчәгенә битараф булмаган кешеләр ярдәм итте. Бераздан “Нәүруз гүзәле” “Татар кы­­зы” конкурсына да әвере-лергә тиеш иде. Чөнки бу чара федераль конкурска әйләнде.
Алга китеп, шуны да әйтәсем килә: 12 көн әзерлек үткән кызлар бик нык үзгәрә. Финалда без күреп торабыз: бу кызлар мотлак татар егетләренә кияүгә чыгачак, аларның балалары гына түгел, оныклары да татар телендә иркен сөйләшәчәк. Алар милләт Аналары булачак кызлар!
— Ә быел конкурс ничек үтәчәк?
— Үткән ел тарихка махсус хәрби операция башлану белән кереп калды. Әйе, без бүген бик катлаулы чорда яшибез. Шулай булуга карамастан, без халкыбызның гореф-гадәтләрен онытырга тиеш түгел. Югарыда әйтел­гәнчә, яшь кызлар — булачак әниләр, алар — милли үзенчәлекләрне балаларына җиткерүче күпер. Берничә ел әлеге конкурсны үткәрү мөмкинлеге булмады. Быел әлеге эшне янә башлап җибәрергә булдык.
— Башка елларда үткән конкурстан ул аерылачакмы?
— Әлеге вакытның үзенчәлеген исәпкә алып, әлбәттә, без бик зур чара оештыра алмыйбыз. Шулай да бәйге тиешле дәрәҗәдә үтәр, дип өметлә-нәбез. Конкурста 17-25 яшьлек кызлар катнашачак. Узган елларда җиңү яулаган катнашучылар бәйгедә катнаша алмый. Конкурс 3 этапта узачак. Беренчесе 9 апрельгә кадәр республика районнарында, шәһәрләрендә оештырылачак. Анда җиңгәннәр 16 ап­рельгә кадәр видеоклип төшерә. Видеода ул урындагы фольклор коллективы белән берлектә ниндидер гореф-гадәтне күрсәтергә тиеш. Катнашучы кыз җырласа, биесә яисә башка сәләтләрен күрсәтсә, тагын да яхшырак. 10 минут эчендә ул үзе һәм шушы коллектив күрсәтәчәк традиция турында сөйләячәк. Арытаба шушы видеоны Башкортстанның татар конгрессына җибәрергә кирәк булачак. Шуны да билгеләргә кирәк: катнашкан фольклор коллективлары да аерым бүләкләнә-чәк.
Өченче тур 24 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтәчәк. Анда икенче турдан үткән 12 кыз үзенең районыннан килгән фольклор коллективлары белән чыгыш ясаячак. Финал туры дүрт этаптан торачак. Кул эшләре һәм милли аш-су күргәзмәсе, конкурста катнашучы кызлар белән танышу, вокал-хореография конкурсы һәм кичке күлмәкләрдә дефиле.
“Татар кызы” конкурсында җиңүче арытаба Казан шәһәрендә үтәчәк Халыкара “Татар кызы” конкурсына сайлап алу турына барачак.
— Заһир Әхсәнович, конкурста катнашучы кызларга ниндидер махсус шартлар, таләпләр билгелән­гәнме?
— Әлбәттә. Аларны санап үтәсем килә: кызлар татарча иркен аралаша, татар халкының гореф-гадәтләрен, сәхнә мәдәниятен, милли аш-суларын белер­гә, зифа буй-сынлы булырга, кияүдә булмаска һәм Русия гражданы булырга тиеш.
Шулай ук жюри күргәзмәнең оештырылу дәрәҗәсенә, татар телен бе­лүгә, сәхнә мәдәниятенә һәм артистлыкка, катнашучы коллективның бәй­гегә иҗади килүенә һәм номерның сән­­гать бизәлешенә, тышкы матурлык­ка, регламентка игьтибар итәчәк һәм катнашучыларны 5 балл системасы буенча бәяләячәк.
— Финал этабына җиткәнче кызларга бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Призлы урынга чыга алма­ган кызларны да ничектер билге­ләп үтү дөрес булыр иде...
— Катнашучыларны төрле номина­ция­ләр буенча билгеләя­чәкбез. “Җитез читек”, “Сандугач”, “Актерлык осталыгы”, “Ак калфак”, “Нәфис сүз”, “Зыялылык үрнәге”, “Зифа буй”, “Зирәк кыз”, “Уңган кыз”, “Ягымлылык алиһә-се”, “Зәвыклы кыз”, “Нурлы йөз” номинация­ләренең үз җиңүчелә­ре булачак.
17-23 апрельдә “ВКонтакте” социаль челтәренең “Башкортстан Республикасының татар конгрессы” битендә “Тамашачы гүзәле” номинациясе буенча онлайн-тавыш бирү оештырылачак. Әлбәттә, монда аның белән бергә бул­ган фольклор коллективына да игътибар биреләчәк. Моннан тыш, инде әйтүемчә, аеруча уңышлы чыгыш ясаган фольклор коллективлары да билгеләнәчәк. Шулай ук жюри карары буенча иҗтимагый оешмалардан, спонсорлардан һәм район хакимият­ләреннән махсус бүләкләр дә тапшырылачак.
— Әлеге чара республика татарларын тагы да берләштерәчәк, ул зур бәйрәмгә әвереләчәк. Кызлар­ның гына түгел, фольклор коллек­тивларының да чыгыш ясаулары аерым әһәмияткә ия. Ә шулай да һәр бәйге — ул бер-берең белән көндәш­лек итү. Чарада катнашучы кызларның бер-берсе белән дус­танә мө­нәсәбәттә калуы мөһим.
— Әлеге бәйгене оештыруда Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Зә­лия Ахунова зур роль уйный. Ул — “Татар кызы” конкурсының оештыру комитеты рәисе. Зәлия Рәфис кызы узган елларда да бу җәһәттән бик җит­ди эш алып барды. “Кызлар, сез инде — җиңүче. Сез үзегезнең районнардан җиңүче булып килгәнсез. Сез бер-берегездән бер дә ким түгел. Ә бу конкурс — язмыш эше. Кемдер ан­да җиңәчәк, кемнеңдер баллары җитмәячәк. Бәлки, дулкынлангансыздыр, бәлки, жюри әгъзалары сезнең кирәгенчә ачылып бетмәвегезне күргәндер. Шуңа да сез бер-берегезгә ярдәм итәргә, дус булырга тиеш”, — дип аңлата иде. Һәм бу шулай булды да. Кызлар бер-берсенә кирәк-яракларын бирә, төрлечә ярдәм итә. Хәтта туфлиләренә кадәр салып биргән очраклар булды. Ә хәзер бу кызлар бер-берсе белән дус булып, аралашып яши. Кабатлап әйтәм: әлеге чараның максаты, тәү чиратта, үзебезнең тра­диция­­ләрне, телебезне, мә­дә­нияте­безне саклау. Монда ниндидер каршылыклар булуы мөм­кин түгел.
— Чыннан да, киләчәгебез шушы яшьләр, булачак әниләр кулында. Бу бәйрәм татар яшь­ләрен бер урынга җыюга, туп­лауга да зур этәргеч булачак. Кызларга уңышлар телибез!

Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: