+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 март 2023, 09:54

Әче баланны да татлы итәбез!

Балтач районында “Малан бәлеше бәйрәме” үтте.

Әче баланны да татлы итәбез!
Әче баланны да татлы итәбез!
Безнең районда баланны матурлыгы өчен дә, бик файдалы җимеш бул­ганы өчен дә яраталар. Ә балан катыгы – Балтач районы бренды ул. Ул Башкортстан Республикасы халыкларының Матди булмаган мәдәни мирас объектлары реестрына кертелгән.

Көндәшле авылында беренче тапкыр мишәр мәдәниятенең “Малан бәлеше бәйрәме” узды. Чара бөтен Балтач районыннан 100дән артык катнашучыны җыйды. Аны Мәдәният сарае белән берлектә Мишәр тарихи-мәдәни үзәге оештырды.
Конкурста катнашучыларны Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Көндәшле авылы биләмәсе башлыгы Флүр Әкбәров сәламләделәр. Алар бәйрәмдә катнашучыларга рәхмәт белдерсә, “Көндәшле мишәрләре” фольклор коллективы кунакларны каршы алуның урындагы гореф-гадәтен тәкъдим итте. Әлеге чарага 14 төрле милләт коллективлары җыелган иде.

Бәйрәм сценарийлары “Йөзек салыш”, “Серле сандык”, “Уйла, эзлә, тап” кебек халык уеннары белән үрелеп барды. Анда фольклор һәм вокаль коллективлар концерт номерлары белән чыгыш ясады. Шулай ук “Көндәшле мишәрләре” коллективыннан Зинира Хәмәтнурова, баланның файдасы турында сөйләп, балан бәлешен әзерләү буенча осталык дәресе күрсәтте.

Бәйрәм кысаларында “Чәй өстәленә бәлеш” конкурсы оештырылды. Анда коллективлар үзләренең балан ризыклары пешерү рецептларын тәкъдим итте. Әлеге җимештән күптөрле ашамлыклар һәм эчемлекләр әзерләп булуы жюри әгъзаларын да гаҗәпләндерде. Шуңа да аларга җиңүчеләрне билгеләү авыр булды.

Жюри әгъзалары Көндәшле авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Флүр Әкбәров, район Мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Гөлназ Галләмова, район Советы депутаты Марат Хәйруллин булды. Бәйгедә 1нче урынны – Көндәшле мәдәният йортының “Көндәшле мишәрләре” коллективы, 2нче урынны – Көнтүгеш мәдәният йортының “Әманәт” фольклор коллективы, 3нче урынны Богдан авылы коллективлары яулады. Барлык коллективларга да Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хатлары һәм Балтач районы мәдәният бүлеге дипломы, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Түбән Карыш мәдәният йорты оештыручысы Лилия Фәүзетдинова: “Чыгыш ясаучы барлык коллективлар да халыктан иде. Һәм мин халыкның үз традицияләрен тергезүенә бик шат. Оештыручыларга шундый матур бәйрәм өчен рәхмәт”, – диде. Көндәшле авылында яшәүче Рәзинә Хәбибуллина да үзенең рәхмәтен җиткерде.

Һәр халыкның буыннан-буынга күчкән аш-су әзерләү серләре бар. Аны үсеп килүче буынга җиткерү – һәр хатын-кызның бурычыдыр. Безнең районда яшәүче гүзәл затлар бу бурычны җиренә җиткереп башкара.

Айгөл Нәфыйкова,
Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: