+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
6 март 2023, 21:56

Уфада гүзәл затлар хөрмәтенә бал узды

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бүген бәйрәм балын уздыру урынына әверелде. Гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин килде. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Уфада гүзәл затлар хөрмәтенә бал узды
Уфада гүзәл затлар хөрмәтенә бал узды

Максим Забелин билгеләп үткәнчә, балга республиканың иң гүзәл хатын-кызлары җыелган. Алар безнең уртак җиңү өчен күпне эшләде һәм эшли, Донбасс зонасында табиблар һәм шәфкать туташлары булып эшли. Балда катнашучылар арасында волонтерлар, эшкуарлар һәм җәмәгатьчеләр дә бар иде.

"Бүген миңа әһәмиятле миссия - республика Башлыгы исеменнән хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлау хөрмәте йөкләтелде. Язгы балга безнең уртак җиңү өчен зур эш башкаручылар чакырылды. Сезнең һәркайсыгызга: алтын куллар, сизгер һәм игелекле йөрәкләрегез өчен, игелекле хезмәтләрегез өчен, бүген илгә ярдәм итүегез өчен рәхмәтләр юллыйм. Бердәмлектә генә без Ватаныбызны саклый һәм җиңүне якынайта алабыз.

Сезнең гаиләләрегезгә сәламәтлек һәм иминлек телим. Яхшы эшләрегез һәм ниятләрегез сезгә әйләнеп кайтсын. Бәйрәм белән сезне!" - дип яза Максим Забелин социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

Максим Забелин билгеләп үткәнчә, яхшы башкорт "өмә" традициясе үз тирәсенә битараф булмаган хатын-кызларны берләштерә. Алар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен барысын да эшли: формалар, балаклава, термобелье тегә. Шулай ук җылы оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр. Туган йортның җылысын бирү өчен йорт токмачы, тушенка һәм корот әзерлиләр. Шундый гади, әмма бик мөһим нәрсәләр аша безнең хезмәткәрләрнең рухы күтәрелә, Ватан белән элемтә һәм җиңүгә ышаныч ныгый.

Язгы бал кунаклары шулай ук “Язгы мәхәббәт җыры” бәйрәм концертын карады. Анда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артистлары үзләренең иң яхшы музыкаль һәм хореографик номерларын тәкъдим итте.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: