+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 март 2023, 12:12

“Башкортстан – ИЛДӘ лидерлар исәбендә”

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко республиканың социаль-икътисади үсешенә югары бәһа бирде.Башкортстанда эш сәфәре белән Русия Хөкү­мәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко булды. Тәүдә Дмитрий Чернышенко Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән яңа ябык футбол манежын ачу тантанасында катнаштылар.

“Башкортстан – ИЛДӘ лидерлар исәбендә”
“Башкортстан – ИЛДӘ лидерлар исәбендә”
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров яңа объект белән таныштылар һәм аның мәйданчыгында “Мин – герой” фиджитал-футбол турнирына старт бир­деләр. Бу мәгариф, спорт һәм санлаштыруны бер­ләштерүче ярыш­лар­ның яңа төре.
– “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында Русия Хөкү­мә­те Башкортстан белән берлектә республика егет­ләренә җиңүләр китерәчәк күркәм манеж бүләк итте, – диде Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьер, шулай ук, “Идел буе” үсмерләр футбол лигасында катнашучы “Уфа” төбәк үзәге­нең балалар-үсмерләр командалары өчен 50 комплект футбол экипировкасына сертификатлар тапшырды.
Башкортстан Башлыгы Уфа халкын яңа спорт объекты ачылу белән котлады һәм республиканың физкультура укытучыларына 1 миллион сумлык “Авыл тренеры” программасы сертификатларын тапшырды.
Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәби­ров Уфа дәүләт нефть техник университеты базасында оештырылган “Роснефть”нең уку лабо­ра­­то­рияләрендә булдылар. Алар дөнья дәрә­җәсендәге Евразия фән­ни-мәгариф үзәге составына керә.
Биредә 800дән артык студент һәм аспирант белем алачак. Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәби­ров бораулау җайлан­масын хезмәтләндерүне һәм яр­дәмче җайланмада эшләү­не үзләштерүче Вьетнам, Куба һәм Африка илләре студентлары һәм укытучылар белән аралаштылар.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары “Роснефть” укыту базасының куәтен югары бәяләде.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров, шулай ук, Уфа Фән һәм технология университетында булып, “Киләчәк моторлары” алдынгы инженерлык мәктәбе эше белән таныштылар.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры һәм республика Башлыгы студентлар конструкторлык бюросының, электр машиналары бүле­генең перспектив эшлән­мәләре, гибрид һәм сынау үзәге өчен автоматика җай­ланмалары лабораториясе белән танышты.
Шул ук көнне Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең яшь галимнәре, уйлап табучылары һәм технологик эшкуарлар белән очрашты.
Очрашуны ачып, Дмитрий Чернышенко соңгы елларда төбәкнең фәнни-мәгариф мохите үсеш өчен куәтле этәргеч алуын билгеләп үтте.
Дмитрий Чернышенко, шулай ук, “Университе­т­ның технологик эшкуарлык платформасы” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен югары бәяләде.
– Мин төбәктә студентлар стартапларында җи­ңү­­челәрнең шулкадәр күп булуын беренче тапкыр күрәм. Башкортстаннан 22 кеше үз эшен башлап җибәрү һәм үстерү өчен 1әр миллион сум акча алды, – диде вице-премьер.
Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәби­ров Евразия фәнни-мәга­риф үзәгенең Студентлар кампусы мәйдан­чыгы­н­да булдылар.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров шә­һәр­­нең тарихи үзәгендә урнашкан “Арт-квадрат” креатив киңлегендә дә булдылар. Биредә галереялар, җәмәгать туклануы оешмалары, спорт һәм иҗади мәйданчыклар эшли.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров фес­ти­­вальнең тематик зоналары, шул исәптән республика ха­лыкларының традицион кәсепләре, сувенир продукциясе, турис­тик техника һәм җиһаз­лар, шифаханә-курорт учреж­дениеләре стенд­­­лары белән таныштылар.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миң­не­гали Шәйморатов һәй­кә­ленә чәчәкләр салдылар.
Алар, шулай ук, Совет мәйданында эшли башлаган яңа туристлык-мәгъ­лүмат үзәгендә булдылар. Анда республика маршрутлары һәм истә­лекле урыннары турында белергә, экскурсияләргә язылырга, сувенирлар сатып алырга һәм Уфаның туристик инфраструктурасы белән танышырга мөмкин.
Шул ук көнне Русия Хө­кү­мәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ровның очрашуы үтте.
– Без Башкортстанның икътисадның барлык тармакларында да диярлек яхшы үсешкә ирешүен күрәбез. Халык саны буенча сез Идел буе федераль округында беренче урында торасыз. Тормыш сыйфатын үстерүне тәэ­мин итүегез бик мөһим. Бу барлык күрсәт­кечләрдә дә чагыла, – диде Дмитрий Чернышенко. – Башкортстан – бай тарихлы нефть-газ чыгару төбәге. Республика җи­теш­терү дәрәҗәсе, шул исәптән авыл хуҗа­лыгы продукциясе буенча Русиянең иң алдынгы ун субъекты исәбенә керә. Иң мөһиме – Башкортстан төбәкләр­нең инвестицион мохите буенча беренче бишлектә.
Республика – Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында дүртенче урында. Ә инде Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шә­һәр­ләрне карамасак, илдә икенче урында.
– Сез Башкортстанның яхшы тонуста, үсешнең динамик фазасында булуын дөрес билгеләп үт­тегез. Елны без сәнә­гать җитеш­терүе индексы буенча яхшы тәмамладык – 102,7 процент. Бу катлаулы елда да үсеш булыр, дип уйлыйбыз. Авыл хуҗалыгында җитеш­терү 28 процентка артты, – диде Радий Хәбиров. – Соңгы елларда Русия Хөкүмәте белән Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч биргән проектлар, һичшиксез, илдә һәм Башкортстанда югары мәктәп һәм фән үсешенә ярдәм итә. Без барлык федераль программаларда да катнашабыз. Дөнья­күләм дәрә­җә­­дәге фәнни-мәгариф үзәк­ләре конкурсында, “Приоритет-2030” программасында, алдынгы инженерлык мәктәбе булдыруда безнең гаризаларга ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт.
Башкортстан белән идарә итү үзәгендә Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк белән төбәк Хөкүмәте арасында киле­шүгә кул куелды. Чарада ил Хөкү­мәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнаштылар. Килешүгә Аналитик үзәк җитәкче­сенең беренче урынбасары Дмитрий Годунов һәм рес­пуб­ликаның беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәя­сәт министры Рөстәм Моратов кул куйдылар.
Башкортстан Аналитик үзәк белән үзара бәйлә­нешләр принципларын һәм механизмнарын ныгыткан илебезнең унынчы төбәге булды. Респуб­ли­каның социаль-икътисади һәм фәнни-техник үсеше буенча мәгъ­лүматлары ил җитәкче­легенә тәкъдим­нәр эшләү өчен кулланылачак.
Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәби­ров Республика белән идарә итү үзәгенең мөм­кин­­лекләре белән таныштылар.
Дмитрий Чернышенконы Башкортстанның чүп-чар реформасын гамәлгә ашыру буенча кире элемтә алымы кызыксындырды. “ТКО-Башкортостан” мәгълүмат системасы чүп чыгаруны күзәтергә һәм оператив карар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, Русия Хөкүмә­те вице-премьеры Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә таратырга тәкъдим итте.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров, шулай ук, Ситуацион үзәктә булып, Башкортстанны үстерү корпорациясе һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Ике институт та инвесторларны җәлеп итү өлкәсендәге зур проектларга контрольлек итә.
Шунда ук Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәби­ров төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьә­ләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәне ачып, Русия Хөкүмәте вице-премьеры төбәкнең төп социаль-икътисади күрсәт­кечләр буенча илдә югары урыннарны билә­вен бил­геләп үтте.
– Башкортстан сөт җитештерү буенча беренче урында тора. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы бик нык үскән, – диде Дмитрий Чернышенко. – Сез тотрыклы рәвештә инвестицион җәлеп итүчәнлекнең дәүләт рейтингы лидер­ларының беренче бишле­генә керәсез. Бу – шул исәптән, шәхсән Радий Фәритович үзе үткәргән “Инвестицион сәгать”ләр, республика Инвестиция комитетының эшчәнлеге нәтиҗәсе. Эшсезлек – тарихи минимумда, Башкортстанда ул Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк – 2,8 процент.
Төбәк казанышлары арасында ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Евразия фәнни-мәгариф үзәге төзелә башлавын, шулай ук туристлык тармагы үсешенең яхшы темпларын билгеләп үтте.
– Киләсе елда Башкортстан башкаласы Уфа­ның 450 еллыгын билге­ләп үтәчәген беләм. Юбилей төбәкнең социаль-икътисади һәм туристлык үсешенең өстәмә драйверы булачак. Сез үз мөм­кинлекләрегезне тулысынча файдаланырсыз дип ышанам, – диде Дмитрий Чернышенко.
Башкортстан Башлыгы үзенең чыгышында узган елның төп нәтиҗәләре һәм төбәкнең социаль-икътисади өлкәсен ныгыту буенча арытаба адымнар турында сөйләде.
Киңәшмә ахырында Радий Хәбиров Дмитрий Чернышенкога һәм Русия Хөкүмәтенә республика башлангычларына ярдәм күрсәткән һәм уртак нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
Шул ук көнне Русия Хө­кү­мәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республи­каның традицион дини конфессияләре лидерлары белән очраштылар.
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров конфе­с­сияара бәйләнеш мәсь­­ә­ләләре турында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән сөйләш­теләр, бергә­ләп Русия Ислам универ­ситетының яңа корпусларын карадылар.
Арытаба Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәби­ров Раштуа Кафедраль соборында булдылар, анда Уфа һәм Башкортстан митрополиты Никон белән очраштылар.
Дмитрий Чернышенко бил­геләп үтүенчә, Башкортстанда төрле дин вәкил­лә­ре гасырлар дәва­мында тыныч­лыкта һәм татулыкта яши.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: