+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 март 2023, 12:08

“Бурычыбыз – урманнарны күбрәк тергезү!”

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Яклар төбәкнең урман янгыннарын сүндерү техникасы белән тәэмин ителеше, шулай ук, урманнарны саклау чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

“Бурычыбыз – урманнарны күбрәк тергезү!”
“Бурычыбыз – урманнарны күбрәк тергезү!”
– Башкортстан – урманлы төбәк. Без урман ресурсларын саклауга һәм тергезүгә җитди игътибар бирәбез. Бурычыбыз – күбрәк утыртып, урман кисүгә караганда, аны үстерү мәйданнарын арттыру, – диде Радий Хәбиров. – Узган ел планканы 30 процентка арттырдык. Бу эшне дәвам итәчәкбез.
Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, урман янгыннарын оператив бетерү Башкортстан өчен мөһим мәсьәлә булып кала.
– 2021 ел авыр булды һәм барыбызга да яхшы сабак бирде. Нәтиҗәдә, без җитди әзерләндек һәм узган елда урман янгыннары мәйданнарын 50 тапкыр киметүгә ирештек, – диде Радий Хәбиров. – Шулай ук, Күмертау авиапредприятиесе җитештергән “Ка-32” янгын-коткару вертолетын сатып алдык. Урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасы паркы яңартылды, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә дә.
Очрашуда, шулай ук, урман янгыннарына каршы көрәшүче бүлекчәләрнең матди базасын ныгыту буенча фикер алыштылар. Мәсәлән, агымдагы елда махсус техника сатып алуга 52,8 миллион сум федераль акча каралган. Бу техника тәэминатын 88,4 проценттан 93 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Төбәктә урман янгыннарына каршы көрәшкә 283 берәмлек техника һәм җиһазлар җәлеп ителгән.

* * *

Узган атнада башкалабыз Уфада Идел буе федераль округы төбәкләренең урман эшчәнлеге мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне башкаруның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Ике көн дәвамында узган чараларда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм аның каршындагы ведомство учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, аларның Идел буе, Үзәк, Көньяк һәм Урал федераль округлары буенча начальниклары, Идел буе федераль төбәкләрендәге башкарма власть органнары вәкилләре һәм республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Ил әһәмиятендәге чара кысаларында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советниковның һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның очрашуы узды. Анда тармак үсешендәге өстенлекле бурычлар билгеләнде.
– Башкортстанның урман хуҗалыгында “Лесохранитель” һәм видеокүзәтү системалары уңышлы эшли. “Рослесхоз” белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылуы да нәтиҗәле. Агентлыкның гомумдәүләт проектларында катнашуы республикага махсус техника сатып алырга һәм “яшел калкан”ыбызны төрле корткычлардан саклау чаралары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, – диде Радий Хәбиров.

“Рослесхоз” җитәкчесе Башкортстанның урманнарны тергезү һәм урман янгыннарына каршы көрәш буенча башка төбәкләргә үрнәк күрсәтүен билгеләде.
– Республика урман янгыннарын тиз арада юк итү һәм яшел хәзинәбезне саклау сыйфаты буенча илдәге тәүге биш төбәк исемлегендә, – диде Иван Советников. – Болардан тыш, яшеллекне кабат тергезүгә зур игътибар бирелә. Без биредә урманны үзләштерүгә караганда, аның күбрәк утыртылуын да беләбез. Ылыслылардан башка республика өчен традицион булган юкә агачына өстенлек бирелүе дә үзен аклый. Шул рәвешле, урман хәзерләүчеләр мәнфәгате генә түгел, умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең дә теләге исәпкә алына.
Ике көн дәвам иткән киңәшмәдә дүрт “түгәрәк өстәл” оештырылды. Анда федераль округлардан һәм андагы тармак министрылыгыннан килгән җитәкчеләр, галимнәр һәм белгечләр урманнарны янгыннардан саклау, аларны кисәтү һәм яшеллек мәйданнарын тергезү белән бәйле проблемалар буенча фикер алышты һәм яңа кабул ителгән законнарның үтәлешен тикшерде.
Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов әлеге чараның Башкортстанда үткәрелүе очраклы булмавын билгеләде. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, республика урманнарны ясалма тергезү күләме буенча берничә ел рәттән федераль округта беренче урында тора.
Пленар утырштагы чыгышында “Рослесхоз” җитәкчесе Иван Советников федераль округның, шул исәптән Башкорт­станның ил күләмендә яхшы күрсәт­кеч­ләргә ирешүен ассызыклады. Мәскәү чиновнигы очрашуда урман сәнәгатен санлаштыру мәсьәләсенә игътибарны көчәй­тергә кирәклеген дә сызык өстенә алды.
– Безнең бу юнәлештәге бурычлар бик амбициоз максатлар белән билгеләнә, – диде ул. – Без әлеге тармакта кәгазь белән эшләүдән баш тартып, тулысынча санлы модельгә күчәргә телибез. Без бу эшне 1-1,5 ел эчендә башкарырга тиеш. Шушы вакытта дәүләт урман реестрын электрон төргә тулысынча күчерергә кирәк.
Тематик “түгәрәк өстәл”дә быел урман комплексы эшчәннәре алдында торган бурычларның янгыннарга һәм урман корткычларына каршы көрәшү һәм урманнарны тергезү белән бәйле булырга тиешлеге билгеләнде.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан оештырылган киңәшмәдә башка төбәкләрнең тармак министрлары, федераль ведомство җитәкчеләре һәм белгечләре чыгыш ясады. Фикер алышуда һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә экспертлар чыгышы да зур кызыксыну тудырды.
Киңәшмәдә федераль округка караган төбәкләрдән бер төркем урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә “Рослесхоз” бүләкләре тапшырылды.

Олег Төхвәтуллин.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: