+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 март 2023, 19:42

Радий Хәбиров гүзәл затларга дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм рәхмәтләргә 60 гүзәл зат лаек булды. Алар арасында - галимнәр, мәдәният, медицина һәм социаль хезмәткәрләр, педагоглар, тренерлар, икътисадчылар, аграрийлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, предприятие һәм оешмалар эшчәннәре, эшкуарлар.

Радий Хәбиров гүзәл затларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Радий Хәбиров гүзәл затларга дәүләт бүләкләре тапшырды

- Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән котлар өчен бүген безнең ике бик яхшы сәбәп бар. Беренчесе - сезнең югары дәүләт бүләкләренә лаек булуыгыз. Икенче сәбәп - 8 март бәйрәме. Сезгә фидакарь хезмәтегез, туган Башкортстан үсешенә лаеклы өлеш керткәнегез өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерәм.

Бу залда республикабызның төрле һөнәр ияләре вәкилләре җыелды. Көндәлек хезмәтегез белән Сез безнең тормышны яхшыртасыз. Без сезнең белән авыр һәм катлаулы вакытта яшибез. Күп кенә ир-егетләр кулларына корал тотып Ватанны саклый. Сез монда да иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтәсез, безнең хәрби хезмәткәрләрнең рухын күтәрәсез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында кайгыртасыз. Балаларны гражданлык һәм ватанпәрвәрлекнең югары мисалларында тәрбиялисез...

Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Тынычлык, игелек һәм йортыгызга иминлек! Барыгызга да чын күңелдән рәхмәт! - дип белдерде Радий Хәбиров.


Арытаба ул гүзәл затларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: