+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 март 2023, 19:45

Радий Хәбиров: "Рәхмәт сезгә!"

Бүген башкаладагы "Торатау" Конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Анда республика җитәкчелеге, төрле районнардан килгән гүзәл затлар катнашты.

Радий Хәбиров: "Рәхмәт сезгә!"
Радий Хәбиров: "Рәхмәт сезгә!"

Тантаналы чарада төбәк җитәкчесе хатын-кызларны 8 Март белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Кадерле гүзәл затлар! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу - бик матур, барыбыз да яраткан язгы бәйрәм.

Сез мәхәббәт, наз, матурлык атмосферасын аласыз. Сезнең һәркайсыгыз иң яхшы сүзләргә лаек. Сез гаилә учагын саклыйсыз, үзегезне йорт эшләренә, балаларыгызга багышлыйсыз. Кайгыртучанлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм лаеклы тәрбия бирә белүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, безнең хатын-кызлар үзләренең рухи юмартлыгын игелекле эшләрдә, хәйриячелектә күрсәтә, өстәвенә балаларына, оныкларына рухи кыйммәтләр бирәләр һәм гореф-гадәтләрне саклыйлар, аларны патриотлар итеп тәрбиялиләр.

Башкортстан Башлыгы яралыларны тәүлек буе караучы, тернәкләндерү узарга, сафка кайтырга ярдәм итүче хатын-кыз табибларыбызга аерым рәхмәтен белдерде. Ул волонтерларга, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары, бигрәк тә хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләре турында кайгыртучы барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: