+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
8 март 2023, 14:10

Авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә миллиардлар бүленә!

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә “Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышын карадылар.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә миллиардлар бүленә!
Авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә миллиардлар бүленә!

Программа нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында тулырак төбәк Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге программаның республика халкы өчен иң кирәкле юнәлешләре - ташламалы авыл ипотекасы. Банклар тарафыннан өч ел эчендә республикада 13,7 миллиард сумга 6,5 мең кредит бирелгән. Илшат Фазрахманов ассызыклаганча, бу - Русиядә иң яхшы күрсәткеч, өстәвенә, республикабыз лидерлыкны инде беренче ел гына тотмый.

Моннан тыш, республика "Авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм" проектын гамәлгә ашыруда да зур казанышларга ирешә. Проект кысаларында агросәнәгать комплексы предприятиеләренә хезмәткәрләрне укытуга һәм студентларны җитештерү практикасын узуга чыгымнарны компенсациялиләр. 2020-22 елларда әлеге юнәлеш буенча 1164 хезмәткәр әзерләүгә республиканың 308 предприятиесе ярдәм алды.

- Быел Башкортстан 7 юнәлеш буенча авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итәчәк. Бюджет финанславы күләме 1 миллиард 315 миллион сумнан артык булган 69 объект төзү планлаштырыла. Авыл территорияләрен төзекләндерүнең 53 проектын гамәлгә ашыру эшләре бара, алар буенча финанслауның гомум күләме якынча 94 миллион сум тәшкил итә. Моннан тыш, Авыргазы һәм Борай районнарында комплекслы торак төзелешенең 3 проекты гамәлгә ашырылачак, аларга 4,5 километрдан артык автомобиль юллары төзеләчәк, - дип йомгаклады Андрей Назаров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: