+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
8 март 2023, 16:45

Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында Благовещен районының Әшмән авылындагы күпбалалы гаилә турында яза.

Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!

Миңлезаһидә Зәки кызы һәм Владимир Иванович бергә 37 ел яшиләр. Аларның үзләренең өч балалары һәм тәрбиягә алынган бер кызлары була. Соңрак исә тагын тәрбиягә алынган 47 малайлар һәм кызлары бар. Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә яза.

"Бу гаиләдә барысына да ничек өлгерүләрен күз алдына китерү авыр. Монда йорт та, бакча да, хуҗалык та... Малайларны Владимир Иванович тәрбияли. Алар бергәләп печән, утын хәзерли, ихатаны тәртиптә тота. Малайлар әтиләренең машинасын йөртергә өйрәнә, аннары имтиханнарны җиңел генә тапшырып, машина йөртү хокукы алалар. Ә кызларны әниләре тәрбияли. Менә шундый тәрбия ысулы...

Гаиләдә талантлы балалар үсә. Миңлезаһидә Зәки кызы театр түгәрәге, «Звёздочка» һәм «Солнышко» бию коллективлары оештырган. Алар конкурсларда һәм фестивальләрдә чыгыш ясый, спектакльләр куя, бии.

Шичиннар гаиләсе үз авылларының иҗтимагый тормышында актив катнаша. Аларның тырышлыклары нәтиҗәсендә балалар мәйданчыгы урнаштырылды, ә узган елда Орловка авылында мәчет төзелде.

2021 елда гаилә «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнде. Мондый гаиләләргә без һәрьяклап ярдәм итәбез, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә ярдәм чаралары каралган.

Бүген, Халыкара хатын-кызлар көнендә, мин сезгә Миңлезаһидә Зәки кызы, шулай ук республикабызның бөтен гүзәл затларына балаларга, гаиләләрегезгә һәм якыннарыгызга бүләк иткән җылылык өчен рәхмәт белдерәм.

Барыгызга да мәхәббәт, җылылык һәм чиксез бәхет телим!" - дип яза Радий Хәбиров.

Фото: социаль челтәрләрдән

Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Әшмән авылындагы гаилә иллегә якын бала тәрбияли!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: