+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 март 2023, 15:33

"Корона"да яңа цех ачылды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Туймазы районында "Корона" компаниясе производствосының икенче чиратын эшләтеп җибәрүдә катнашты.

"Корона"да яңа цех ачылды
"Корона"да яңа цех ачылды

Исегезгә төшерәбез, кроватьлар, ортопедик матраслар һәм урындыклар җитештерүне булдыру буенча инвестпроектны "Инвестсәгать"тә 2021 елның августында хупладылар. 10 мең квадрат метр мәйданлы заманча цех төзелешенә 450 миллион сум акча кертелгән. «Корона» компаниясе кредит буенча процент түләүгә 5 миллион сум грант алды, шулай ук Башкортстан Сәнәгать үсеше фондының материалларны һәм технологик җиһазларны сатып алуга субсидия бирүгә ташламалы заемнарын алды. Предприятие директоры Рамил Мамлеев 2020-22 елларда дәүләт ярдәменең гомум суммасы 200 миллион сум тирәсе тәшкил итте, дип сөйләде.

- Эшегездә уңышлар телим! Предприятие җитәкчелеге хезмәт шартларына һәм хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтүгә җитди игътибар бирә. Әйдәгез алга таба проектлар турында бергәләп уйлашыйк. Сезне кызыклы башлангычлар белән көтәбез, - диде Радий Хәбиров. - Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына барлык башлангычларда һәм проектларда партнер булып торуы өчен зур рәхмәт. Шуларның берсе - мебель кластеры булдыру. Гомумән алганда, кластерлар саны буенча без илнең лидер төбәкләре арасына керәбез. Бу икътисадка ярдәм итүнең бик нәтиҗәле коралы.

Сәламләү сүзе белән сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов чыгыш ясады. Ул төбәкнең сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеген билгеләде.

- Шунысы куанычлы, 2005 елда зур булмаган җитештерүдән башлаган предприятие илдә матраслар җитештерүчеләрнең иң зурлары өчлегенә керде, ә аның хезмәт коллективы 400 кешегә кадәр артты, - дип ассызыклады Альберт Кәримов. - Бу Башкортстанның бизнес өчен уңайлы төбәк булуын күрсәтә. Монда республика җитәкчелеге һәм шәхсән Радий Фәрит улы Хәбировның өлеше зур. Идарә командасының эре шәһәрләр икътисадына гына түгел, бөтен территорияләрне баланслы рәвештә үстерүе мөһим. Бу - Башкортстанның алга таба тотрыклылыгының нигезе.

Русия Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко төбәк хакимияте һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеген һәм инвестпроектларны системалы озата баруны югары бәяләде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: