Уфада булачак медиклар лекцияләргә йөрмәс өчен бик яхшы ысул уйлап тапкан. Моның өчен "БДМУга синең өчен барам" төркеменә генә керергә кирәк. Студентлар акча түләп, дәресләргә башка кешене җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, яшьләрнең бик күп буш вакыты барлыкка килгән, ә деканат өчен менә дигән "отчетность" булган. Әлеге хәл 3 ел дәвам иткән. Әгәр дә деканат студентларның сәер рәвешле "бер дәрес тә калдырмавы"на игътибар итмәсә, ул тагын дәвам итәр иде әле...
Әлеге хезмәт белән файдаланучы студентларны ачыклау да авыр булмаган. Әлеге постка иң күп лайк куючылар булган алар...
Фото: 9111.ru