+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 март 2023, 09:10

Туган җире - йөрәге түрендә

Авыл, аның халкы турында кайгырту – хезмәтең кушкан өчен генә түгел, ә яшәү рәвешең булу. Әхлакый кыйммәтләргә кытлык кичерелгән бүгенге заманда җаваплылык, ихласлык, тырышлык кебек сыйфатларыңа таянып, эшеңне намус белән башкару. Гади генә итеп әйткәндә, авыл биләмәсе башлыгының шулай эшләгәнен беркадәр белсәм дә, үзе белән сөйләшкәч, аның хактагы шушы фикерем тагын да ныгыды. Ильяс Мөхәммәдиев башкача була да алмый, ул бит республикага, районга һәм шәһәргә байтак көчле кадрлар биргән Мәтәүбаш авылы егете! Өстәвенә, без аның белән бер авылдан, хәтта ут күршеләр. Шуңа күрә аңа хас һәм җитәкчегә кирәк бу мөһим сыйфатларның кайдан икәнен дә беләм. Әлбәттә, ишле гаиләдә үсүдән, гап-гади, әмма ифрат намуслы ата-ана тәрбиясеннән.Җиде бала үсте бер йортта

Туган җире - йөрәге түрендә
Туган җире - йөрәге түрендә
– Кикрикүк! Кикрикүүк!
Мәтәүбашта сызылып кына җәйге таң ата. Таң әтәчләре кычкыра. Йокының иң тәмле чагы. Кичтән уйнап арыган малайлар һәм кызлар әле тәгәрәп йоклый. Илгиз белән Ильясның да үтереп йокылары килә, тик алар инде сәгать алтыдан әтиләре Гәрдән абый белән көтү тупларга Бәләкәй төбәк башында.
– Әти белән җиде ел авылның сыер көтүен көттек. Авылның дип әйтү бигүк дөрес булмас, өч урам көтүен, ул чакта, узган гасырның 70-80нче елларында, халык күпләп мал асрый, авылда өч көтү, безнекендә генә дә 170 тирәсе сыер бар иде. Иртә таңнан көн саен йокыдан тору, кич соң гына малларның берсен дә югалтмыйча алып кайту, авыл тирәсендә генә түгел, сыерлар тук булсын өчен ерак урман-тугайларда йөртү – болар барысы да безне кечкенәдән эш­тән курыкмаска, җаваплы булырга өйрәт­те, – дип искә ала Ильяс Гәрдән улы. – Әйе, иң кыены иртән йокыдан торып, йодрыкларың белән күзләреңне уа-уа, салкынча урам буйлап Рәфәгать абыйлар торган очка йөгерү иде.

Ямниха апа белән Гәрдән абыйлар гаиләсендә – җиде, ә бездә алты бала тупырдашып үстек. Әти-әниләрнең шатлык-кайгылары да, эш-хәстәрлекләре дә уртак булды, ә без, балалар, бергә уйна­дык, бергә дәресләребезне әзер­ләдек.

Гаиләләре ишле булганга, күп вакыт өй мәшәкатьләреннән арынмаган Ямниха апа балаларын бик тә укытырга тырышты. Җиде баланың җидесе дә белем алып, аякка басып, үз тормыш юлларын­нан атлый. Арада укуга иң шәп булган Илгиз (кызганычка каршы, Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында укытканда ул яшьли генә мәрхүм булды), Башкорт дәүләт педагогия институтында белем алганда абыйсы үрнәгендә Ильяс та әлеге югары уку йортына укырга керә һәм аны 1986 елда уңышлы тәмамлый.

Тумышы белән Туймазы районының Чокадытамак авылыннан булган Ямниха апаны Илгиз белән Ильяс исемле укытучылар укыткан булган, шуңа да ул алар хөрмәтенә улларына әлеге исем­нәрне куштырган һәм аларның укытучы булуын теләгән. Әйткәндәй, Илгиз исеме – сәяхәтче, ә менә Ильяс исеменең мәгънәсе – Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы.

Байтактан гүр ияләре булган Ямниха апа белән Гәрдән абыйларның балаларына калдырган мирасы – матди байлык түгел, барлык нәрсәгә үз кулларың, үз тырышлыгың белән ирешүнең нигезе булган матур тәрбия. Рухлары шат булсын.
Менә шулай, эштә чыныккан, тырыш һәм җаваплы, ата-ана шатлыгына югары белемле булып хезмәт юлын башлый очеркым герое.

Кайда кирәк – шунда

Үз районыңа укытучы дипломы белән кайту үзе бер шатлык инде ул. Өстәвенә, үзең белән тагын бер укытучыны да алып кайтсаң, мәгариф бүлегенә дә сөенеч. Укыганда ук Ильяс Архангель районы кызы, шулай ук булачак укытучы, Гөлшатка өйләнә. Алар педагогик эшчәнлекләрен районның Шаровка урта мәктәбендә башлап җибәрә.

Җиң сызганып, дәртләнеп эшләргә теләүче яшь кадрлар кайда да кирәк. Бүгенге авыл хакимияте җитәкчесенең хезмәт эшчәнлеге елларын барласак, аны үзеннән җибәрергә теләмичә, әле мәга­риф өлкәсе, әле авыл Советы үз ягына тарткан. Вакыт, тормыш кайда таләп итә, шунда хезмәт куя Ильяс Гәр­дән улы. Бәгъзе берәүләр шикелле җай­лы, җылы урын эзләми, укытучы да була ул, мәктәп директоры йөген дә тарта, авыл Советы рәисе булып та эшли.
Максим Горький урта мәктәбендә дүрт ел эшләгәннән соң, укыту-тәрбия, шулай ук оештыру эшләрендә дә шактый шомарган Ильяс Гәрдән улын Малиновка урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Үткән гасырның 90нчы еллары әле бу, балаларның күп булган, авыл мәктәп­ләренең гөрләп эшләгән чаклары. Аның мәктәбе дә районның уку оешмалары арасында алдынгылар исәбендә була.
Гадәттә, авыл белән җитәкчелек итү эшендә халык укучылар, ата-аналарның ихтирамын яулаган укытучы кешене күрергә тели. Монда да шулай булып чыга, сигез ел мәктәп директоры йөген тарткан Ильяс Гәрдән улын Малиновка авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар һәм ул бер чакырылыш рәис булып эшләп ала.

Язмыш кушуы буенчамы, Ильяс Гәрдән улына Бәләбәйнең экология-биология үзәге җитәкчесе булып та, бер­кадәр шәһәрнең 1нче мәктәбендә дә эш­ләргә туры килә. Тик авыл Советы рәисе булып эшләгәндә үзен күрсәтергә өл­гергән кешегә малиновкалылар янә шушы җаваплы вазыйфаны йөкли. Һәм ул аларның ышанычын аклый, үз эшенә җаваплы карап, авыл кешеләре хәстәр­леге белән янып яши. Инде өйрәнгәч, тәҗрибә туплагач, эшлисе дә эшлисе дә соң. Әмма ул чакта мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Фаина Курлюк аның кабат мәктәпкә кайтуын, директорлык эшен үз иңнәренә алуын үтенә.
Киләчәк адәм баласы алдына көтел­мәгән сынаулар куя. Малиновка урта мәктәбе директоры булып йөзеп эшләгән ун елдан соң аның ябылачагын белсә, бәлки, инде ул кайтмаган да булыр иде. Әмма тормыш шулай корылган – иртәгә ни буласын да белмисең, әмма уңайга, яхшыга өметләнәсең.
Үз һәм коллектив тырышлыгы белән балаларга тирән белем, матур тәрбия бирү максатында еллар буе мәктәптә бөтен уңайлыклар булдырылган, барлык фәннәрдән дә белгечләр укыткан, менә дигән итеп спорт залы яңартылган, территориясе гөл-чәчәкләргә күмелеп утырган мәктәпнең 2012 елда ябылу фаҗи­гасен Ильяс Гәрдән улы бүген дә тыныч кына сөйли алмый. Белем көненә чуктай әзерләнгән мәктәпне ябу хәбәре 1 сентябрьгә ике көн калгач килеп ирешә һәм балаларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм, әлбәттә, директорны шок хәлендә калдыра.
– 1 сентябрь иртәсе... Укучыларны Аксаков мәктәбенә алып китү өчен автобус тора. Мәктәп алдында елаш, тарткалаш...
Укытучылар – кем кайда эш таба, шунда китәргә мәҗбүр булалар. Шунысы юаныч: башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы ябылмый кала, ул бүген дә эшли.

Башлык булу җиңелме?

Инде өченче чакырылышта Малиновка авыл Советы башлыгы итеп сайланган Ильяс Гәрдән улы 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр шушы вазыйфада. Авыл биләмәсе составында меңнән артык кеше яшәүче эреле-ваклы унбер авыл: Малиновка, Кум-Косяк, Берек-Алга, Ык-Вершина, Рәбаш, Парафеевка, Яңа көч, Родники, Ирек (Свобода), Веселая Роща, Скобелевка. Бу авыл-салаларда төрле милләт кешеләре дус, тату яши. Аллаһка шөкер, Малиновкада мәдәният йорты бар, анда мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән һәртөрле чаралар, бәйрәмнәр даими уздырылып тора. Китапханә, медпункт, балалар бакчасы эшли. Биләмә территориясендә чиркәү дә бар.

Олы өйгә ни кирәк – кече өйгә шул кирәк, диләр бит, бәләкәй авылларны да зурлары белән бертигез карарга кирәклеген яхшы белә Ильяс Гәрдән улы.
– Кешеләр күпне сорамый, әмма элемтә, электр уты, су һәрвакыт булырга, юллар йөрерлек хәлдә карап-тотылырга тиеш, – ди авыл хакимияте башлыгы.
Ул аларны даими күзәтеп-контрольдә тотып, төзеклеген хәстәрләп тора. Авыллар тормышын яхшырту максатында эшли башлаганнан бирле “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашып киләләр. Әйтик, быелгысында Веселая Роща авылының зират коймасын яңарту проектын алганнар. Кем белә, бәлки, җиңүгә дә ирешерләр һәм зиратны тимер койма белән әйләндереп, әрвахлар рухын шат кылырлар. “Безнең авыл” проектында тәүгеләрдән катнашучы булганнар. Быелгы елның “Кече ватанга файдалы эшләр елы” дип игълан ителүе дә авыл файдасына.
Ильяс Гәрдән улы авыл биләмәсе халкына зур ихтирам белән карый.

– Берүзең берни дә эшли алмыйсың, – ди ул. – Шөкер, ярдәмчеләрем дә, спонсорлар да, активистлар да бар. Һәр авылда старосталар тәртип, татулык сагында тора. Авыл кешеләре тумыштан ярдәмчел алар, нинди эш килеп чыкса да, булышырга әзерләр.
Без башлыкның эш бүлмәсендә әңгәмәләшкән арада да аңа әле бер, әле икенче телефоннан туктаусыз шалтыратып кына тордылар. Чыны шул, авыл хуҗасының хәстәрлеге, эше тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Шулай да сорыйсы иттем.
– Әйе, эшең шулкадәр күпьяклы. Шулай да әйт әле, вазыйфаның кайсы ягы ошый, ә кайсы ягы ошамый?
– Аны кем уйлап-чамалап торган инде?! Мин эшләмәсәм, кем, дип эшлим. Җаваплылык иркенәергә ирек бирми, – ди ул. – Һәр эш үзенчә татлы да, тозлы да.
Кайберәүләрдә, җитәкче, түрә, башлык халкы эшләмичә дә хезмәт хакы ала дигән, хаталы, үтә дә надан фикер яши. Әле мин авыл йөрәге түрендә бул­ган Ильяс Гәрдән улының эш пәрдәсен тулысынча ачып та бетермәдем.

Бергә корган бәхет оясында

Җылы. Ямьле. Күңелле. Гөлшат бе­лән Ильяс Мөхәммәдиевларның мәхәб­бәт, бер-береңне ихтирам итү нигезендә корылган гаиләләрендә ике кыз үскән. Динара да, Илнара да икешәр югары белемгә ия, икесе дә үз гаиләләре белән Булгаковода яши, Ильяс бабай белән Гөлшат картәни шатлыгына икесенә биш онык үстерәләр.

Элек, балаларны үстергәндә, Мөхәм­мәдиевлар мал-туар асраган, хәзер инде бакча белән генә мәшгульләр, ни әйтсәң дә, эш кешеләренә вакыт кадерле. (Гөлшат Бәләбәй башкорт гимназия-интернатында укыта).
– Мин ел фасылларыннан җәйне яратам, – ди Ильяс Гәрдән улы. – Туган авылларыбызга кайту, әти-әниләрнең, туганнарның каберләрен зыярәт кылу, туганнар, сыйныфташлар белән очрашу, бөтен гаиләбез белән Башкортстан буйлап сәяхәт итү кебек күңелле эш-гамәл­ләр җәй эшләнә. Ә тагын – җәй күбрәк эш башкарып була.

Эпилог

Әйе, дөнья тоткасы – яхшы кешеләр. Ильяс Мөхәммәдиев кебекләр. Алар аз түгел, әмма әрсезләнеп, күзгә кереп бармыйлар. Намуслы хезмәте, тыйнак булмышы белән дөньяны үзләре өчен дә, башкалар өчен дә тоталар. Шундый затларың өчен рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: