+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
20 март 2023, 22:03

Мансур граниты - төбәкнең яңа бренды!

Русиядә яңа рәсми төбәк бренды барлыкка килде - Мансур граниты. Ул Башкортстанның 7нче төбәк бренды һәм аңа 1нче булып "географик күрсәтмә" статусы бирелде.

Мансур граниты - төбәкнең яңа бренды!
Мансур граниты - төбәкнең яңа бренды!

Бу хакта Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең (Роспатент) рәсми сайтында хәбәр ителә.

Учалы районындагы Мансур граниты яткылыгы гранит чыгару буенча илдә иң эресе булып тора. Ул үзенең ныклыгы аркасында барлык төр төзелеш эшләрендә кулланыла.

Әлеге гранит билгеле бер сыйфат дәрәҗәсенә ия, яхшы ихтыяҗ белән файдалана, республикада гына түгел, ә илдә дә киң билгеле. Төрле объектлар, шул исәптән зур объектлар төзелешендә кулланыла, мәсәлән, Казанның 1000 еллыгында, Башкортстанның Русия составына керүенә 450 ел тулуга, Сочидагы Олимпиадага төзелгән объектларда кулланылган.

Илнең башкаласы урамнарын төзекләндерү һәм Мәскәү метрополитенының яңа станцияләрен бизәү өчен, шулай ук Совет мәйданында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен төзегәндә дә кулланылды.

Фото: resbash.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: