+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
28 март 2023, 07:00

Безнең егетләр сынатмас!

1 апрельдән Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә чираттагы чакырылыш кампаниясе башланачак. Язгы чакырылыш турында мәгълүмат алу өчен без Кушнаренко районы хәрби комиссары, запастагы подполковник Константин Прохоровка мөрәҗәгать иттек.

Безнең егетләр сынатмас!Безнең егетләр сынатмас!
Безнең егетләр сынатмас!

- Тәү нәүбәттә шуны әйтергә кирәк: хәрби хезмәткә чакырылуда бернәрсә дә үзгәрмәде, - диде ул безнең хәбәрчегә. - 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла һәм бер ел хезмәт итәчәкләр. Безнең районнан чакырылган гражданнар, нигездә, Үзәк хәрби округ частьларында хезмәт үтәчәк.

Районның хәрби комиссариаты штат режимында эшли. Без барлык кирәкле аңлату эшләрен башкарабыз. Мин үзем гимназия һәм Кушнаренконың 1нче урта мәктәбе укучылары белән хәрби-патриотик тәрбия темасына әңгәмәләр үткәрдем.

Алдан үткәрелгән медицина комиссиясе нәтиҗәләре буенча сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар төрле дип әйтә алам. Шулай да аларның күбесе хәрби хезмәткә яраклы, спортта уңышларга ирешкәннәр дә байтак. Кушнаренко егетләре беркайда да сынатмас дигән ышанычта без.

Русия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру Украинада махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле түгел, ә, һәр елдагыча, гадәти штат кампаниясе.

Альберт НИЛОВ фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас