+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
5 Апреля 2023, 07:44

Көйгә салынган гомер бер

Үз заманының популяр җырчы-шагыйре, Татарстанның дәүләт гимны тексты авторы Рамазан Байтимеровның тууына 100 ел.

Көйгә салынган гомер берКөйгә салынган гомер бер
Көйгә салынган гомер бер

Авыргазы районының Исмәгыйль авылында 1923 елның 5 апрелендә туган, үскән һәм укыган, шундагы мәктәптә балаларга белем биргән Рамазан Байтимеровны мин нибары бер генә тапкыр үзенең туган авылында күреп, аз гына сөйләшеп калдым. Аның авылдашлары, шул исәптән минем әби белән бабай — Миңнегөл һәм Халик Усмановлар да, “Кызыл таң”да озак еллар эшләгән журналист һәм драматург Тамьян Бикмаев та, шагыйрьнең сабакташы, мәгариф ветераны Суфия Әхмәтова да бу шәхес турында яратып, горурланып сөйлиләр иде. Аның тормыш иптәше Мөнәвәрә апа белән хат алыштык. Берничә хаты миндә әле дә саклана. Шул авылда туып-үскән, республика күләмендә югары җитәкче вазыйфалар башкарган, Авыргазы районының шәрәфле шәхесе Рифхәт Нагаевның “Кызыл таң”ның 2017 елгы ноябрь санында “Туры сүзле, үткен каләмле. Бүгенге җәмгыять Рамазан Байтимеров кебек кыю шәхесләргә мохтаҗ” дигән истәлеге басылды. Рәссам Зәки Нагаев, шагыйрьнең якын энекәше буларак, аның белән Лениногорск шәһәрендә очрашулары турында әле дә еш кына сөйли.

Татарның мәшһүр композиторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхин Рамазан Байтимеровның 14 шигыренә көй язган һәм алар радиода, телевидениедә, төрле сәхнә­ләрдә даими яңгырап торды, күпләре әле дә ишетелә. Якташыбызның бихисап шигырьләре киң билгеле Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Бату Мөлеков, Әнвәр Бакиров, Рим Хәсәнов, Зиннур Гыйбадулин, Мәсгуть Имашев һәм башка композиторларның музыкасы ярдәмендә популяр җырларга әверелгән. Аларны Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Афзалова, Зилә Сөнә­гатуллина, Ренат Ибраһимов, Фәхри Насретдинов, Айдар Фәйзрахманов кебек олы талант ияләре башкаруы үзе үк бу җырларның югары дәрәҗәсе хакында сөйли. Ә бит шагыйрь, бүгенге кайбер замандашларыбыздан аермалы буларак, “көй языгыз әле, җырлагыз әле”, дип, композитор һәм җырчыларның теңкәсенә тимәгән.
...Уфадан 60 чакрым көньякта кечкенә Үзән елгасы буенда урнашкан Исмәгыйль — шактый бай тарихлы зур авыл. Аңа 1764 елда Ырынбур губернасы Богырыслан өязе Котлымбәт авылы татарлары нигез салган. Тагын өч дистә елдан Түбән Новгород тарафларыннан да килеп утырганнар. Илгә күп җитәкче кадрлар, хәрби эшлеклеләр, галимнәр биргән авыл. Мондагы “Знамя” колхозы республикада һәрчак алдынгы булды. Менә шунда эшчән, тырыш, нык тормышлы Мөкатдәрә һәм Муллагалим Байтимеровлар гаиләсендә язның искиткеч ямьле, табигать уянган мәлендә дөньяга килгән малайга, әле изге Рамазан ае да бара, дип яңгырап торган Рамазан исеме кушалар. Алтыпочмаклы иркен йортта дүрт малай (Зәйдулла, Миңгалим, Биктаһир, Рамазан), ике кыз (Мәрхәбә, Фәрхәнә) үсә. “Мөкатдәрә апа искиткеч гыйлемле, зирәк акыллы кеше иде, — дип сөйләгәне булды Суфия Әхмәтованың. — Авыл халкы аңа киңәш-табыш итәргә йөрде. Балаларын да үзе кебек кыю булырга өйрәтеп, белемгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп үстерде. Ә төскә-биткә Рамазан коеп куйган әтисе иде”.
Гаиләгә авыр кайгы көтмәгәндә килә: Муллагалим ага кинәт кенә авырып вафат була. Өлкәнрәк балаларга кечерәкләр турында хәстәрлек күрү бурычы өстәлә. Бу вакытта әле түбән сыйныфларда укыган Рамазан, күркәм исеменә тап төшермичә, бик теремек, зирәк малай булып үсә. Үз авылларындагы башлангыч мәктәптән соң, күршедәге Ишле җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Белемгә омтылышы көчле була, аеруча математиканы үз итә. Хәтере искиткеч яхшы булганлыктан, озын-озын шигырьләрне дә сәнәгатьле итеп яттан сөйли.
Яхшы укыса да, горур, башбирмәс, туры сүзле булуы үзенә еш кына зыян иткәли. Һәм аның мондый холкы гомеренең ахырына кадәр үзгәрми. Кемгәдер ялынуны, ярарга тырышуны күз алдына да китерми.
Җиденчене тәмамлагач, Үзбәкстанның Кәттәкурган шәһәрендә яшәүче иң өлкән Мәрхәбә апасы янына чыгып китә. Аның ишле гаиләсенә артык мәшәкать тудырмаска теләп, шундагы интернатта торып, Сәмәрканд шәһә­ренә поезд белән йөреп, урта белем ала. Ташкентта укытучылар әзерләүче берьеллык курсларны тәмамлап, мәктәптә балаларга математикадан дәресләр бирә башлый.
Кызганычка каршы, озак укытырга туры килми: сугыш башланган елның көзендә 18 яшьлек егет армия сафларына алына. Урта Азия һәм Иран биләмәләрендә махсус хәрби операцияләрдә чыныгып һәм тәҗрибә алып, шул ук елның ахырында алгы сызыкка җибә­релә. Мәскәү өчен барган алышларда автоматчы буларак катнаша. 1942 елның апрель-ноябрендә һава десантчылары мәктәбендә укый, кече командир, сержант була. Парашюттан йөзләрчә тапкыр сикерә. Балтыйк буен, Чехословакияне, Венгрияне азат итү барышында берничә тапкыр яралана, контузия ала. “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугышчан юлын Берлинның үзендә төгәлләп, 1945 елның ноябрендә генә туган якка кайта. Ә абыйлары Зәйдулла белән Биктаһир яу яланнарында ятып кала.
Фронтовик Рамазан Байтимеров туган авылы мәктәбендә укыта башлый. Ватанга, туган җиргә сөю белән сугарылган патриотик шигырьләр яза, алар иң беренче “Кызыл таң” гәзитендә басыла. Авылдагы, колхоздагы җитешсезлекләрне фашлаган усал мәка­лә­ләре район гәзитендә һәм “Һәнәк” журналында күренгәләп тора. Фактлар дөрес булса да, урын­дагы чиновниклар кыю яугир һәм хәбәр­ченең нервысында уйнаудан да тартынмыйлар. Бәлки, менә шул аңа күрше Кырмыскалы районы үзәге мәктәбенә эшкә күчүгә сәбәпче бул­гандыр. Биредә ул үзе кебек укытучы Мөнәвәрә белән таныша. Яратышып гаилә коралар. 1948 елда Үзбәкстанга — Рамазанга яхшы таныш якларга чыгып китәләр, мәктәпкә эшкә урнашалар. Шунда Венера исемле тәүге кызлары туа. Ләкин сабыйның гомере бик кыска була. Яшь анага да Урта Азия климаты килеш­мәгәнлектән, туган якларга кайтырга туры килә. Аннары инде кызлары Гөлнур белән Гөлшат дөньяга аваз сала. Үсеп җиткәч, аларның берсе — инженер-конструктор, икенчесе музыка укытучысы һөнәрен сайлап, шул тармакларда яратып эшлиләр.
Рамазан абый белән якыннан аралашкан замандаш-дуслары аның татар, урыс кына түгел, башкорт, үзбәк телләрен дә камил белгәнлеген, хәтта гарәп имласында укый-яза алганлыгын хәтерлиләр. Берара ул Уфага килеп, “Һәнәк” журналында да эшләп ала.
Шулай да укытучы-шагыйрь-журналистның күңеле татар мәркәзе Казанга тартыла. Ул анда 1949-54 елларда университетның тарих-филология факультетында укый. Бу тынгысыз кеше бер урында гына басылып эшли алмаган булса кирәк. 1954-55 елларда – “Чаян” журналы хезмәткәре, 1965 елда — “Кызыл таң”да корректор; 1955-57 елларда — Бозаяз районының “Алга” гәзитендә бүлек мөдире.
1958 елда Татарстанның нефтьле төбәгенә — Лениногорск шәһәренә юл тота. Фатир алып, гаиләсен дә шунда күчерә, яшь шәһәрне үз итеп яши башлый. Шәһәрнең “Заветы Ильича” гәзитенә — тәрҗемәче, урындагы телевидениегә хәбәрче булып урнаша.
Байтимеровларның матди байлыкка исләре китмәгән. Алар өчен күңел сафлыгы, рухи хәзинә беренче урында саналган. Өй ишеге эчкерсез, ихлас кешеләр өчен һәрвакыт ачык булган. Монда җыр, шигырь яшәгән, дуслар-каләмдәшләр җыелып, әдәбият-сәнгать турында кызып бәхәсләшкәннәр, хаклык эзләгәннәр. Рамазан абый кешеләрне, үзенең якыннарын, балаларын, оныкларын яраткан. Күңеле тулы җыр-моң булган. Шуңа кулларына бик еш тальян гармун алып уйнаган. Фотога төшерү белән дә мавыккан. Эш бүлмәсендә бернинди артык әйбер дә булмаган: бер кешелек карават, язу өстәле, төнге лампа, машинка, китап шкафы. Өстәл өстендә күпне күргән иске радиоалгыч, аңа үзенең зурайтыл­ган фотосы да сөяп куелган.
Шагыйрьнең вафатыннан соң, кулъязмала­рын сорап, музейдан килгәннәр. Ә алар юк икән, чөнки шигырьләрен каләм белән язмаган, туры­дан-туры машинкада баскан. “Бармаклары йөгереп-биеп тора, карап та тормый баса иде, — дип язды Мөнәвәрә Мансур кызы бер хатында. — Баскан шигырен бүлмә буйлап йөре­неп кат-кат укый, сыза-төзәтә, тагын баса, та­гын төзәтә. Бер үк шигырьне бишәр-алтышар тап­кыр баса иде. “Шигърият аның “чире” иде, мәңге төзәлмәслек, гомерлек “чире”. Сүз тәмен, ши­гырь кадерен белеп иҗат итте. Ул дөнья аның өчен изге иде. Шунысы да бар: Рамазан үзе­нең барлык шигъри әсәрләрен яттан белә, аларның күбесен сәхнәләрдә дәртләнеп сөйли иде”.
“Мин әтиемне матур, көяз кеше итеп хәтерлим, — ди Гөлшат ханым. — Ул бик оста куллы, белмәгән эше юк иде. Бакча үсте­рергә яратты. Һич тик тормый, әллә ничә шөгыль таба, кирәк булса, агачтан менә дигән җиһазлар ясап куя, искеләрен төзәтә, тегә-ямый, тәмле итеп аш-су әзерли. Әти оста шахматчы да иде. Дуслары белән төннәр буе шахмат уйнаулары истә калган. Безне дә шахмат уйнарга, спорт белән дус булырга өйрәтте. Радио тыңларга яратты. Анда яңгыраган сугыш җырларын аеруча якын итә, “Любимый город”, “В землянке”, “Катюша”ны үзе дә хискә бирелеп җырлый иде. Кая барса да пластинкалар сатып ала, аларны бергәләп тыңлый идек.
Дөнья вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яшәде, ишеткән яңалыклары турында дуслары белән бик дулкынланып фикер алыша иде. Әмма Сталинны тәнкыйтьли башласалар, беркайчан да сүзгә кушылмады, дәшмәде. Чөнки алар яуга: “Ватан өчен! Сталин өчен!” — дип күтәрелгән бит.
Әти-әни тирән белемле, тырыш кешеләр буларак, безне дә бәләкәйдән үк эшкә өйрәтеп, әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр”.
Егет чагыннан ук туган авылына, аның кеше­­ләренә, әйләнә-тирә табигатькә, гомумән, Ва­танга сөю хисләре белән сугарылган ши­гырьләр язып бастыра башлаган, Казан универ­си­тетында укыганда Татарстан Язу­чыларының өченче съездында делегат булып катнашкан Рамазан Байтимеровның Лениногорскида иҗат офыклары киңәя, каләме үткенләнә. Нәкъ шушында ул киләчәктә татарның танылган язучылары буларак Шамил Бикчурин, Җәмит Рә­химов, Альберт Хәсәнов, Разим Вәлиуллин белән “Чишмә” иҗади оешмасында, әдәби хә­рә­­кәттә актив катнаша.
Якташыбызның үзе исән чагында (65 яшькә кадәр) нибары дүрт җыентыгы басылган. Бер­сеннән-берсе бәләкәй китапчыклар... “Туган ягым” (1982, җырлар һәм шигырь­ләр), “Җыр­ларым — солдатларым” (1983, ноталары белән), “Канатларым” (1986, поэмалар һәм шигырьләр), “Мәңгелек яшьлек” (1988, тарихи драма).
Ә бит әсәрләрен, нәшрият өчен эчке рецен­зия буларак яисә китап дөнья күргәч, шактый абруйлы шәхесләр югары бәяләгән. Менә шуларның бишесеннән өзекләр:
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзал: “Рамазан Байтимеровның әсәрләре турында үз вакытында күренекле галим һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри һәм шагыйрь Зәки Нури эчке рецензия язып, уңай бәя биргәннәр иде. Бу шагыйрь дөньяны битараф күзәтүче булып түгел, ул аның белән күзгә-күз карашып сөйләшә, тормышта актив катнаша, хакыйкать өчен көрәшә, хезмәт ияләренә дан җырлый, туган ягының матур табигатенә соклана, сугышка ләгънәт укый, сугыш чукмарларын фаш итә, һәртөрле ялагайларны, карьеристларны, эшлексез, кешелексез түрәләрне камчылый. Гомер-гомергә барган яхшылык белән явызлык көрәшендә ул һәрвакыт яхшылык, гаделлек ягында.
Рамазан Байтимеров бигрәк тә патриотик темага язылган җырлары белән танылды. Аны бу өлкәдә иң актив авторларның берсе дисәк тә хата булмас. Төрле олы бәйрәмнәр уңае белән уздырылган җыр-шигырь конкурсларында ул күптапкырлар лауреат булды. Аның бу “Йөрәктәге эзләр” дигән җыентыгы укучыга тәкъдим итәргә лаек дип исәплим һәм аңа халык күңеленә таба хәерле сәфәр телим”. (1988 ел, июнь).
Филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәрипов: “Рамазан Байтимеров — нечкә хисле лирик шагыйрь. Һәм ул башкача була да алмый. Аның лириклыгы, бәлки, искиткеч матур табигать кочагында хозурланып, туган тел назында тирбәлеп-тәрбияләнеп үсүеннән киләдер. “Чишмә җыры”, “Таң җыры” кебек шигырьләре аны халкыбызның күренекле лирик шагыйрьләре С. Хәким, Х. Туфан дәрәҗәсенә күтәрә.
Тау астыннан кайнап чишмә ага,
Тау чишмәсе була тар сулы.
Нигә икән, нигә бу чишмәләр
Тылсымлы һәм кайнар ярсулы?
Талга басып тыңлый таң җилләре.
Кошлар тыңлый кунып тын ярга.
Тәгәрәшеп таудан ташлар төшә
Чишмәләрнең җырын тыңларга, — ди ул “Чишмә җыры”нда.
Рамазан Байтимеров — урыс классик әдәбиятын да тирәнтен өйрәнеп, алардан үрнәк алып иҗат иткән шагыйрь. Яраткан шагыйре М. Ю. Лермонтов истәлегенә язылган “Азатлыкны бөек максат итеп” дигән шигыре моңа ап-ачык дәлил булып тора. Шуның белән беррәттән Рамазан Байтимеров үзенең бөек татар милләте вәкиле булуы белән дә горурлана.
Рамазан Байтимеров шигырьләре белән танышып чыккач, халкыбызның горурлыгы бул­ган герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты искә килеп төште. Гаҗәпләнеп куйдым: баксаң, Бай­тимеров иҗаты Җәлил поэзиясе белән аваздаш икән бит. Икесендә дә бер үк темалар күтә­релә, икесе дә Ватанга тирән мәхәббәт, патриотизм белән сугарылган, икесенең дә иҗаты сәнгатьчәлек җәһәтеннән югары дәрә­җәдә. Байтимеров та, Җәлил кебек үк гади итеп, күңелләргә үтеп керерлек яза белгән; ул да, Җәлил кебек үк, безнең үзебезнең күре­некле шагыйребез булган икән”. (2013 ел, апрель).
Әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани: “Фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровның иң әйбәт шигырьләре сугыш темасын ачуга багышланган. “Йөрәктәге эзләр”, “Шуңа микән” шигырьләрен генә алыйк. Аларда автор сугышның бөтен газапларын ышандырырлык итеп сурәтләүгә, сугышка булган үзенең нәфрәтен тәэсир итәрлек формада белдерүгә ирешә. Шунысы әһәмиятле, сугыш темасы Рамазан абый өчен шулай янып, борчылып, эчкерсез сөйләшү темасы гына түгел, сугыш хатирәләре аның хәтта сәнгатьле фикер­ләвенә дә үтеп керә. Автор иҗатында очраган шигъри образларның күбесе шул яссылыкта барлыкка килә:
Ике дөнья чиге — окоп...
(“Ул син идең”).
Утлы еллар ачы газапларын
Артыграк, ахры, татытты:
Яңгыр булса — пуля яуган төсле,
Канау күрсәм карыйм: “Окопмы?”
(“Шуңа микән”).
Һәм җыр язып ерак-еракларга
Ак күгәрчен сыман очырам.
(“Җырым — ак күгәрчен”).
Р. Байтимеровның игътибарны җәлеп иткән икенче үзенчәлеге — аның гражданлылыгындадыр, мөгаен... “Яшәү хакына” дип аталган китапның кулъязмасын тулаем укып чыкканнан соң бер нәрсәгә ышанасың — шагыйрьнең гражданлык позициясе нык, актив. Һәртөрле кире якларга, гаделсезлеккә, күз буяуларга ул рәхимсез. Аның бу сыйфаты бүгенге яшь авторларга, гомумән, барлык яшьләргә үрнәк итеп куярлык”. (1986 ел, август).
Композитор Фәйзи Хөснуллин: “Татарстан китап нәшриятында Рамазан Байтимеров сүзләренә ноталары белән “Җырларым — солдатларым” дигән җыентык чыкты. Классик композиторлар җырлары янәшәсендә минекеләр дә булуы — минем өчен зур мәртәбә. Рамазан абый үзенең яраткан җыр жанрында Әхмәт Ерикәй, Мөнир Мазунов, Мостафа Ногман, Гөлшат Зәйнашева кебек профессиональ иҗат кешесе иде. Сәхнәдән дә ул үзенең публицистик һәм лирик шигырьләрен һәрвакыт яттан, кәгазьгә карамыйча, пафос һәм күтәренке рух белән сөйли иде. Миңа аның үз чоры биеклегенә күтәрелеп, еракка караш ташлап, заман белән күзгә-күз карап сөйләшү формасы ошый иде. Аның шигырьләрендә үз чорына, вакыйгаларга уй-кичерешләре үрелеп бара, чорның көрәшчесе, фикер иясе буларак кабул ителә, кешелек алдында үзен җаваплы тойган шагыйрь күз алдына килеп баса.
Вакыт — иң гадел хөкемдар. Ул теләсә нинди авторга яки әсәргә “мәңгелек” исеме бирергә ашыкмый. Рамазан Байтимеров үз заманында татар әдәбиятында чын бәясен алмый киткән җырчы-шагыйрьләрнең берсе булып калды. Әгәр дә бүгенге шартлар, бүгенге демократия һәм курыкмыйча сөйләү, язу мөмкинлеге булса, бу уйлы, хисле, тынгысыз рухлы талант иясе, һичшиксез, тагын әллә нинди матур әсәрләр биргән булыр иде. Ул үзенең шигырьләрен публицистика белән бизәп, халкыбызның һәр кешесенә кадерле булган сүзләрне хисләр дөньясына төреп әйтә ала торган талант иясе иде”. (2003 ел, апрель).
Язучы Җәмит Рәхимов: “Рамазан Байтимеровны күптәннән беләм, басылган шигырь һәм поэмаларын укып киләм, җырларын концертларда, радио-телевидениедән ишетәм. Ул халыкара хәлләрнең кискенләшүен яки яхшыруын тоеп, йөрәге аша кичереп, үзенең җыр-шигырьләре белән тынычлык, халык бәхете өчен көрәштә өлеш кертергә тырыша. Бу өлкәдә ул иң актив эшли торган шагыйрь дисәк тә ярый. Аның патриотик җырлары һәм китабы турында композитор Әнвәр Шәрәфиев һәм музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина бик әйбәт фикер әйтеп чыгыш ясадылар.
Р. Байтимеров җырларының барысы да диярлек камил эшләнгән. Җыр текстларын оста яза. Моны аның көн саен диярлек радио һәм телевидениедән, шулай ук концертларда яңгырап торган җырлары раслый. “Мирас” дигән кулъязмадагы барлык җыр текстлары да — авторның уңышлы әсәрләре. Ул үзен җырда тапты, җырлары белән үзен халыкка танытты.
Еракларда калды ялкын йотып,
Җиңү яулап йөргән чакларым.
Сез дә шундый көрәш юлларында,
Җырларым — солдатларым...
Үзеннән-үзе җырлап торган бу юллар күпне аңлата. Без еш кына Мәскәү радиосыннан, телевидениесеннән “Песни — бойцы, песни — ветераны” дигән тапшыру тыңлыйбыз. Моны яңалык дибез. Ә бит Рамазан Байтимеров моннан ничә еллар элек үк бу темага җыр язган. Аның җырлары тынычлык, кеше бәхете өчен көрәшәләр”. (1988 ел, август).
Якташыбыз гомеренең соңгы өч дистә елын Лениногорск шәһәрендә үткәрә. Фронтовикларга хас булганча, намус белән эшли, ялкынланып иҗат итә. Әлбәттә, яуларда какшаган сәламәтлеге үзен еш кына сиздереп тора. Кырык яше дә тулмас борын йөрәгенә беренче инфаркт була. Икенчесе — 52 яшендә. 1975 елның җәендә алар композитор Әнвәр Бакиров белән “Ан-2” самолетында Башкортстанга иҗади командировкага очалар. Йөзгә ап-ак булган, хәрәкәтсез диярлек калган Байтимеровны самолеттан ак халатлы кешеләр алып чыга. Уфа клиник дәваха­нәсендә аңа ике айлап ятарга туры килә. Аңа икенче группа инвалидлык бирәләр. Шундый хәлдә дә ул һәр иртәне гимнастика ясау, табигать кочагында күбрәк булу, кышларын чаңгыда йөрү исәбенә сәламәтлеген ныгытырга — хезмәт һәм иҗат сафында калырга тырыша. Лениногорск телестудиясендә мөхәррир, шулай ук фотограф та булып эшли, Башкортстан һәм Татарстан телерадио­комитетларының штаттан тыш хәбәрчесе дә булып тора.
Ә шигърият, инде әйтеп үтелүенчә — гомерлек юлдашы, күңел юанычы. Рамазан абый шигъри роман-поэмалар да язган. “Якты юл”, “Кырыс бәхет”, “Девон җыры”, “Уңыш җыры”, “Ил-батыр”, “Укытучы”, “Яшәү хакына” поэмалары бүген дә актуаль. “Орбитадан читтә”, “Дипломант”, “Сәлимәкәй” дигән пьесалары төрле театрларда куелган.
Шулай да төп жанры җыр текстлары булып кала.
Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады...
Композитор Рөстәм Яхин Рамазан Байтимеровның шушы юллар белән башланып киткән шигырен укыгач, бөтен эш-мәшә­катьләрен читкә куеп торып, тиз генә пианино капкачын ача да илһамланып көй язарга утыра. Бу мизгелдә Татарстанның Дәүләт гимны музыкасын иҗат иткәнен белми әле ул. Һәр татар күңеленә бал-май булып ягылырлык “Туган ягым” җыры була бу.
Казан шәһәре сөендергән дә, кайчагында көендергән дә Р. Байтимеровны. Абруйлы гәзит-журналларда шигырьләре басылган, радио-телевидение аша җырлары бөтен республикага яңгыраган. Казанда күпме дуслар тапкан, иҗат кешеләре белән аралашкан. Бу очрашулар аның күңелен баеткан, иҗат офыгын киңәйткән.
Лениногорскида яшәгән шагыйрь Разим Вәлиуллин истәлегеннән бер өзек китерик: “Татарстанның 50 еллык юбилеена әзерлек бара иде. Зур күтәренкелек белән яшәгән көннәр. Бермәлне Рамазан абый шалтырата: “Казанга китеп барыш, йомышларың юкмы?” ди. — Бүген юбилейга багышлап язылган җырлар конкурсының өченче туры була, лауреатларны ачыклаячаклар”.
Ул ябык конкурс иде (әсәрләр шифр белән генә йөртелә, авторларның исеме урын бирелгәч кенә билгеле була). Бер-ике көннән мәгълүмат чаралары хәбәр итте: “Иң югары бүләк композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Рамазан Байтимеровка “Туган ягым” дигән җыр өчен бирелә”.
Казаннан шагыйрь кош тоткандай дәртләнеп кайтты. Бу аның зур казанышы иде. Гомумән, ул җиде тапкыр шундый бәйгедә җиңүче булды һәм барысы да ябык конкурсларда. Ачык булса, туры сүзле, гаделлек өчен көрәшү­челәргә эләкми инде ул”.
Язылу белән үк бу җыр Ренат Ибраһимов башкаруында Татарстан телевидениесеннән яңгырап, тамашачыларны зәңгәр экран янына җыя. Тапшырулар һәр көн шушы җыр белән башлана.
Якташыбыз 1989 елның 2 февралендә чаңгыда йөргән җирендә йөрәгенә өченче тапкыр инфаркт булып егылып үлә. Аның хәләл җефете Мөнәвәрә Мансур кызы шагыйрьнең рухын һәм әдәби мирасын саклап тагын 20 ел яши.
1970 елда иҗат ителеп, шактый популярлашкан “Туган ягым” җырының музыкасын Татарстан депутатлары 1993 елда респуб­ликаның Дәүләт гимны итеп сайлап алалар. Алар текстның артык гадилеген ошатып бетермиләр. “Хәзергә көен генә кабул итик, чөнки без әле бик болгавыр заманда яшибез, илебезнең кая барганын, нинди җәмгыять төзегәнебезне дә анык кына белмибез”, — дип икеләнүчеләр күпчелекне тәшкил итә. Парламентның Мәдә­ният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев ул чакта ук: “Гимн җырланырга тиеш. Миңа чит-ят илләрдә шактый йөрергә туры килә. Андагы халык зур бәйрәмнәрдә, спорт ярышларында аягүрә басып үз дәүләтенең гимнын җырлый. Ә без көй тыңлап, телсез калып, баш иеп торырга мәҗбүр булачакбыз”, — дип үз фикерен кистереп әйтә.
Татарстанда 2012 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Дәүләт гимны текстына конкурс бара. Махсус комиссия 200 текст карый. Текст өчен идеологик һәм әдәби яктан камил шигырь язу гаҗәеп катлаулы эш булып чыга. Эстрада җырлары өлкәсендә тел чарлаган кайбер мәшһүр шагыйрьләрнең дә гимн тексты язарга алынмавы шул хакта сөйлидер. Конкурска Рамазан Байтимеровның 1970 елда ук язган һәм шуннан бирле башкарылып килгән “Туган ягым” җыры тексты да тәкъдим ителә. Аны Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим гимн таләпләренә җавап бирерлек итеп эшкәртә. Дәүләт советы утырышында шундый таләпләр куела: “Сигез юллык шигырь форматында күпмилләтле республика өчен иң зарур һәм мөһим сыйфат булган халыклар дуслыгы да, гасырлардан гасырларга күчеп килгән мәңгелек идеалларыбыз да, тарихи тради­цияләребез дә, алга куйган максатларыбыз да — һәммәсе дә урын алырга тиеш”.
“Бүген безгә тәкъдим ителүче “сүзле гимн”да боларның һәммәсенә дә урын табыл­ган, — дип сөйли утырышта комитет рәисе Рәзил Вәлиев. — Дөрес, арада Рамазан Байтимеров авторлыгына карата үзгәрәк фикерләр әйтүчеләр дә булды, комиссия эш барышында аларга да игътибар иткәндер. Ләкин монда шул нәрсә бәхәссез: беренчедән, бүгенгә кадәр без аягүрә басып тыңлаган гимн музыкасын язарга бөек композитор Рөстәм Яхинны Рамазан Байтимеровның шул шигыре рухландырган, димәк, анда Рамазан Байтимеров рухы да бар дигән сүз. Икенчедән, бүген без тыңлаган гимн сүзләренә шагыйрьнең төп идеясе — Ватанга мәхәббәт хисләре салынган, шигырьнең үлчәме дә элеккечә калган. Әйе, конкурс барышында бу шигырьгә төрле кешеләрнең күпмедер өлеше, хәтта аерым-аерым сүзләре дә кергәндер. Советлар Союзы Гимнын язганда Сергей Михалков белән Габриэль Эль-Регистан текстына Сталин да үз тәкъдимнәрен керткән, хәтта берничә сүзне үзгәрткән, диләр. Әмма Сталин, никадәр генә авторитар шәхес булса да, гимн автордашлыгына дәгъва кылмаган”.
2013 елның 21 февралендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республиканың сүзле гимнын бертавыштан кабул итә.
Тагын ай ярымнан Рамазан Байтиме­ровның тууына 90 ел киң колач белән билгеләнә. Бу уңайдан Казанда шактый зур күләмле “Җырга күчкән язмыш” дигән китап басыла. Төзүчесе һәм мөхәррире язучы Рәмзия Габделхакова булган бу җыентыкка шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан язмалар, истәлекләр, фотодокументлар, иҗатын бәяләүче мәкал­әләр, гаилә архивыннан алынган хатлар, шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары туп­ланган. Бер үк вакытта шунда ук “Рамазан Байтимеров — автор Гимна Республики Татарстан” дигән бүләк басмасы рәвешендәге китап дөнья күрә. Шул ук елның язында Исмәгыйль урта мәктәбе һәм Лениногорск шәһәрендә шагыйрь яшәгән йорт диварларына тантаналы шартларда мемориаль тактаташлар куела. 2015 елда шагыйрьнең иң популяр 61 җыры ноталары белән “Очрашырбыз әле җырларда” дигән исемдә Казанда нәшер ителә.
Авыргазы районында һәм Лениногорск шәһәрендә Рамазан Байтимеровның 100 еллык юбилеен зурлап үткәрүгә әзерлек бара.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас