+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
13 апрель 2023, 14:39

Галимнәрнең грантка бирелгән заявкалары каралды

Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин рәислегендә Евразия НОЦ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Башкортстан Грантлары советы утырышы узды.

Галимнәрнең грантка бирелгән заявкалары каралдыГалимнәрнең грантка бирелгән заявкалары каралды
Галимнәрнең грантка бирелгән заявкалары каралды

Быел «Аерым фәнни төркемнәр тарафыннан фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләү-фәнни тикшеренүләр үткәрү» Фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча Русия фәнни фонды (РНФ) конкурсына Башкортстан галимнәреннән барлыгы 19 гариза бирелгән, шуларның 4се төбәк ягыннан ярдәмгә тәкъдим ителгән.

Башкортстан Башлыгының 2021 елның 6 сентябрендәге УГ-476 санлы указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган региональ конкурс кысаларында РНФ белән берлектә ике дәрәҗәле бәяләү системасы гамәлдә: республика Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган беренче этап - проект җитәкчесе һәм фәнни коллективның һөнәри дәрәҗәсен, икенче этап Совет әгъзалары тарафыннан проектларны үтәү нәтиҗәләренең фәнни нигезләнгән булуын һәм әһәмиятен бәяләүне күздә тота.

Башкортстан грантлары буенча Советның үткәрелгән утырышы нәтиҗәләре буенча быелгы конкурста җиңүчеләрне билгеләү буенча тәкъдимнәр формалаштырылды, алар Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына карауга җибәрелде.

Фото: angarsk38.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас