+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
13 апрель 2023, 14:41

Уңышларга ирешкән балалар аеруча хөрмәткә лаек

Бу башлангыч бездә дә дәвам итсен!

12 апрельдә, Космонавтика көнендә, Русия балалары һәм яшьләренең "Беренчеләр хәрәкәте" "Без - Русия гражданнары!" Бөтенрусия акциясенә старт бирде. Аның кысаларында укуда, иҗатта, спортта, иҗтимагый эшчәнлектә иң яхшы мәктәп укучылары үзләренең беренче паспортларын тантаналы чаралар барышында алачак. Акциядә беренчеләрдән булып Ямал-Ненец автономияле округы, Алтай крае, Дагстан, Татарстан республикалары, Калининград, Әстерхан, Новосибирск, Тула, Ырынбур өлкәләре һәм Мәскәү балалары катнашты.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең республика оешмасы рәисе Ранис Хәсәнов, «Без - Русия гражданнар!» акциясе - үсеп килүче яшь буын өчен бик кирәкле чара, дип билгеләп үтте. Ул белем системасын һәм үзенә карата мөнәсәбәтне Русия гражданы буларак формалаштыра.

- Үсмерләр тантана вакытында Русия гимнын башкара, ил гражданы антын кабул итә. Паспортны тапшыруда Башкортстанның күренекле кешеләре дә катнаша - бу да бик мөһим, - диде Ранис Хәсәнов.

Фото: 2022-god.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас