

Андрей Назаров белдерүенчә, төбәкнең коммуналь хезмәтләре хәзер көчәйтелгән режимда республиканың шәһәр һәм авыл торак пунктларын тәртипкә китерә.
"Өмәләргә һәрвакыт уңай кәеф белән карыйм, оешма һәм предприятие җитәкчеләрен территорияләрне җыештыру мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырам. Чүпне җыю һәм чыгару урыннарын оештыру мөһим.
Республикада санитар чистарту буенча "айлык" апрель башыннан 14 майга кадәр уза. Апрельнең өченче декадасыннан башлап «Яшел Башкортстан» традицион экологик акциясе чаралары узачак. Ә агач утырту көннәре 29 апрель һәм 13 май булачак.
Барлык битараф булмаган кешеләрне читтә калмаска һәм актив катнашырга чакырам", - дип яза Андрей Назаров.