+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
22 Май 2023, 17:48

Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"

Якындагы 3 елда Учалы тау-баектыру комбинаты җитештерү куәтләрен үстерүгә 42,8 миллиард сум акча кертергә планлаштыра. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"
Радий Хәбиров: "Без бу предприятие белән горурланабыз"

Предприятие директоры Зәкәрия Гыйбадуллин комбинатның җитештерү эшчәнлеге йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында сөйләде. Мәсәлән, узган елда продукция җитештерү куәте 42 мең тонна бакыр концентраты һәм 62 мең тонна цинк тәшкил итте. Предприятиедә шулай ук үзебездә яисә дустанә илләрдә җитештерелгән җиһазлар һәм техника сатып алу программасы эшләтеп җибәрелде.

Предприятие җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2025 елда комбинатта тирә-як мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә юнәлтелгән инвестпроектны тәмамларга планлаштыралар.

Радий Хәбиров предприятие эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм республика хакимият органнары белән берлектә экологик хәвефсезлек мәсьәләләрен контрольдә тотуны йөкләде.

- Сез төбәк икътисадына иң эре инвесторларның берсе. Без сезнең предприятиедә булдык, ул яхшы темплар белән үсә. Табигатьне саклау законнарын үтәүне игътибар белән күзәтергә кирәк. Даими хезмәттәшлек режимында булу мөһим. Сез һәрвакыт бик җаваплы булдыгыз. Моның өчен зур рәхмәт, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас