+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
25 Май 2023, 03:06

Сабантуйлар кайда һәм кайчан була?

Сезнең якларда кайчан, ә күршеләрдә? Барысына да өлгерергә кирәк бит!

Сабантуйлар кайда һәм кайчан була?Сабантуйлар кайда һәм кайчан була?
Сабантуйлар кайда һәм кайчан була?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елда “Сабантуй” милли бәйрәмен үткәрү турындагы указга кул куйган. Тиешле документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән. Документка ярашлы, тәүгеләрдән булып сабан бәйрәмен Әбҗәлил, Әлшәй һәм Калтасы районнарында 27 майда билгеләячәкләр.

3 июньдә сабантуйлар Архангель, Аскын, Бакалы, Бөре, Бөрҗән, Ярмәкәй, Гафури, Зилаер, Кырмыскалы, Кушнаренко, Күгәрчен, Миякә, Нуриман һәм Чакмагыш районнарында узачак.

10 июньдә сабан бәйрәме Авыргазы, Баймак, Белокатай, Белорет, Бишбүләк, Благовар, Благовещен, Борай, Дәүләкән, Дуван, Дүртөйле, Зианчура, Илеш, Караидел, Краснокама, Куергазы, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Уфа, Учалы, Федоровка, Хәйбулла һәм Чишмә районнарында үтәчәк.

11 июньдә сабантуйларны Шаран һәм Яңавыл районнары аграрийлары бәйрәм итәчәк.

17 июньдә сабантуйлар Бәләбәй, Бүздәк, Ишембай, Кыйгы һәм Стәрлебаш районнарында узачак.

24 июньдә сабантуй Межгорьеда үтәчәк.

1 июльдә сабан бәйрәмен Иглин һәм Балтач районнарында билгеләячәкләр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас