+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
29 Май 2023, 11:56

Ат чабышы фаҗига белән тәмамлана язган

Республикада Сабантуй бәйрәмнәре старт алды.

Ат чабышы фаҗига белән тәмамлана язган
Ат чабышы фаҗига белән тәмамлана язган

Әбҗәлил районының Аскар авылында үткән Сабантуй бәйрәмендә ат чабышлары вакытында бер кеше һәлак була язган.

Анда Сабантуй кичә узды. Ат чабышы вакытында җайдакларның берсен малкай чөеп бәргән. Ирнең аягы кысылып калган. Видео авторы билгеләвенчә, катнашучы имгәнгән дә булырга мөмкин, чөнки ат үзен агрессив тоткан.

Әлеге пост авторы бәйрәмне оештыручыларның гамәлләренә карата ризасызлыгын белдергән. Ул билгеләвенчә, катнашучыга махсус кием бирмәгәннәр һәм хәвефсезлек техникасы буенча инструктаж үткәрмәгәннәр.

Фото: newsbash.ru

Видео:  https://yandex.ru/video/preview/5869676740499502548

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: