-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
29 Май 2023, 22:32

Узган атна чараларга бай булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә узган атнада Уфада узган тематик форумнарга йомгак ясалды.

Узган атна чараларга бай булды
Узган атна чараларга бай булды

23-26 майда төбәк башкаласында Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында "Газ. Нефть. Технологияләр" халыкара күргәзмәсе оештырылды. Быел экспозициядә илнең 34 төбәгеннән һәм 4 чит илдән - Кытай, Беларусь, Иран һәм Үзбәкстаннан - 315 компания катнашты. Күргәзмәдә барлыгы 21,3 мең кеше булды. Мондый мәгълүматларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев китерә.

25 майдан 27 майга кадәр Сибайда һәм Әбҗәлил районында узган “Урал аръягы” V Бөтенрусия инвестиция сабантуе чараларында 3,5 меңнән артык кеше катнашты. Бу хакта Башкортстан вице-премьеры Рөстәм Моратов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, инвестсабантуй кунаклары Русиянең 14 төбәгеннән һәм 9 чит илдән делегацияләр булган. Сабантуйда катнашучылар барлыгы 172,5 миллиард сумлык 32 килешү төзеде.

Атна азагында Башкортстанда “Китап-байрам” Халыкара китап ярминкәсе узды. Ул үз мәйданчыгында Русиянең 16 төбәгеннән һәм 6 чит илдән 200дән артык нәшрият җыйды. Төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова фестивальдә 162 мең Уфалы һәм шәһәр кунаклары булуын хәбәр итте. Ярминкә мәйданчыклары эшләгән вакытта анда килүчеләр 52 мең китап һәм башка басмалар сатып алган.

Оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы фестивальләрне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм республика Хөкүмәтенә агымдагы елның көзенә планлаштырылган тагын бер чарага әзерлек башларга кушты.

- Без Уфада балалар уенчыклары һәм Русия Федерациясендә җитештерелгән өстәл балалар уеннары индустриясе форумын үткәрү тәкъдиме белән чыктык. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы безнең партнер булсын өчен, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры исеменә хат әзерләүегезне сорыйм. Анда презентация дә, эшлекле өлеш тә булачак. Хөкүмәтнең шулай ук балалар товарлары җитештерүче предприятиеләргә ярдәм чаралары әзерләвен сорыйм. Безгә үз уенчыкларыбызны җитештерергә, алар аша безнең нинди ил, нинди геройлар икәнлеге турында сөйләргә кирәк. Бу эшкә җаваплы каравыгызны сорыйм, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: