

- Узган елны без рекордлы торак тапшыру белән тәмамладык - 3 миллион квадрат метрдан артык. Бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында 2нче һәм илдә 7нче урынны алдык. Быелгы бурыч - ирешелгән дәрәҗәне саклап калу. Торак төзегәндә 3 юнәлеш мөһим - сыйфат, тизлек һәм бәя. Үз ягыбыздан, без үзара мөнәсәбәтләрдә төзүчеләр максималь ярдәм һәм уңайлыклар алсын өчен барысын да эшләячәкбез. Бу - рөхсәт документациясен тизләтү белән бәйле эш, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Моңа ирешү өчен барлык чаралар да күрелде. Уфаның яңа территорияләре - «Агыйдел аръягы», «Көньяк капкалар» үзләштерелә. Аларда 16 миллион квадрат метр торак тапшырылырга тиеш. "Караидел аръягы"нда бу тагын 7 миллион. Моннан тыш, инженерлык инфраструктурасын үстерү өчен федераль акчалар да актив җәлеп ителә.
Федераль инфраструктура менюсы механизмнары - инфраструктура бюджет кредитлары һәм облигацияләре, Милли муллык фонды акчалары да уңышлы файдаланыла. Нефтекама һәм «Көньяк капка»ны комплекслы үстерүгә республика 19,6 миллиард сум күләмендә инфраструктур бюджет кредитлары алды. Проектларны гамәлгә ашырудан көтелгән нәтиҗә – 7,8 миллион квадрат метр торак тапшыру.
Республикада намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән гражданнарның хокукларын тергезү эше дәвам итә. Узган ел башыннан 2 636 алданган өлешче сорауларын хәл итте. Проблемалы объектларның бердәм реестрыннан 70 объект төшереп калдырылды. Премьер-министр ассызыклаганча, агымдагы ел ахырына кадәр бу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә кирәк.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров төрле юнәлешләр буенча уртак эштә актив катнашучы төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм республика бүләкләрен тапшырды.
Фото: pravitelstvorb.ru