+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
1 июнь 2023, 20:31

Балалар уенчыгы үзебездә җитештерелә

Республиканың 4 предприятиесе балалар индустриясенең «Золотой медвежонок» милли премиясе җиңүчеләре булды. Алар арасында «Малыш», «Агыйдел», «Альтернатива» һәм «Спектр» предприятиеләре. Моннан тыш, Башкортстанны балалар товарлары индустриясен актив алга этәргән өчен “Дан залы” номинациясендә диплом белән билгеләп үттеләр.

Балалар уенчыгы үзебездә җитештерелә
Балалар уенчыгы үзебездә җитештерелә

Бүләкләү тантанасы Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендә Русия Федерация Советында узды.

- Гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү - ул Русия дәүләт сәясәтенең бәхәссез өстенлеге. Без барыбыз да Русия балаларының иң яхшы, иң сыйфатлы, хәвефсез уенчыклары, азык-төлек, киемнәре булуын телибез. Һәм боларның барысы да иң югары дөнья стандартлары буенча башкарылырга тиеш. Моның өчен йөзләрчә предприятиене һәм күп меңләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерүче балалар товарлары индустриясе эшли дә, - дип ассызыклады Валентина Матвиенко.

Чарада Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова һәм республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев катнашты.

- Без балалар товарларын җитештерүчеләргә өстәмә ярдәм күрсәтә башладык. Алар сәнәгать производстволарын төзүгә, киңәйтүгә яисә модернизацияләүгә, продукция чыгару күләмнәрен арттыруга займнарны еллык 1 процентлы ставка белән 20 миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Әлеге чарадан инде 3 предприятие файдаланды. «Корона» һәм «Велес» фабрикалары якын арада балалар җиһазының яңа линейкасын җитештерүне эшләтеп җибәрәчәк, «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводы балалар уенчыклары җитештерүне киңәйтәчәк, - дип сөйләде Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Балалар уенчыгы үзебездә җитештерелә
Балалар уенчыгы үзебездә җитештерелә
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: