+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
2 июнь 2023, 21:54

Алексей Херсонцев Башкортстанның Күпфункцияле үзәге эшен югары бәяләде

«Санлы трансформация шартларында Күпфункцияле үзәк» сессиясе кысаларында узган «Сәнәгать Русиясенең санлы индустриясе» форумында Русия икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев Башкортстан Күпфункцияле үзәгенең СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләрнә күрсәтелүче ярдәм чаралары буенча комплекслы консультацияләү буенча эшне югары бәяләде.

Алексей Херсонцев Башкортстанның Күпфункцияле үзәге эшен югары бәяләде
Алексей Херсонцев Башкортстанның Күпфункцияле үзәге эшен югары бәяләде

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә системалы ярдәм күрсәтү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла, аңа 33тән артык ярдәм чарасы кертелгән.

Башкортстанның Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова билгеләп үткәнчә, проект югары социаль әһәмияткә ия һәм аны илнең башка субъектлары территориясендә тиражлау мөмкинлеге бар.

- Бүген иң әһәмиятлеләренең берсе - даими яшәү урыныннан Русиягә килергә мәҗбүр булган гражданнарга, шулай ук СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү. Күп кенә төбәкләр узган елда ук сынау проектларын гамәлгә ашыруга кереште. Шулай итеп, Башкортстандагы Күпфункцияле үзәк региональ ярдәм чараларын рәсмиләштерүдә, ярдәм күрсәтү процессына оператив рәвештә кушылды һәм СВО катнашучылары һәм аларның гаиләләре мөрәҗәгатендә хезмәт күрсәтүләр комплексын тәкъдим итте, - дип билгеләде Алексей Херсонцев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: