+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
2 июнь 2023, 21:30

Өченче Фролов укулары үтте

Раевка гимназиясендә Советлар Союзы Герое Александр Фроловның якты истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция быел “Өченче Фролов укулары” исеме белән оештырылды.

Өченче Фролов укулары үтте
Өченче Фролов укулары үтте

Александр Павлович төбәк педагоглары арасында легендар шәхесләрнең берсе. Аны Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтеп, илдәге иң югары сугышчан бүләккә лаек булган яугир итеп кенә түгел, район мәктәпләрендә 40 елдан артык биология һәм география дәресләрен алып барган бай тәҗрибәле укытучы итеп тә беләләр.
Шуңа да бу чараны укучыларның көтеп алуы табигый, нәтиҗәдә фәнни тикшеренүчеләр конкурсында катнашырга теләүчеләр саны да арта. Иҗади конкурсның тематикасы киң: укучылар яраткан укытучылары, волонтерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында иншалар язган, рәсемнәр һәм видеосюжетлар төшергән. Чараның беренче этабына 400гә якын фәнни хезмәт килгән. Ә иҗади бәйгедә Әлшәйдән генә дә 21 мәктәп катнашкан. Моннан тыш, Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк, Илеш, Краснокама, Уфа һәм Стәрлетамак районнары вәкилләре осталыкта көч сынашкан.
А. П. Фролов укуларына әзерлек барышында гимназиядә дә күләмле эш башкарылган, атап әйткәндә, “Хәтер йолдызчыклары” дип исемләнгән тикшеренү чарасы кысаларында укучылар сугышта катнашкан туганнары турында бай материал туплаган. Шуның нәтиҗәсе булып фоторәсемнәр белән бизәлгән “Хәтер стенды” барлыкка килгән.
Конференцияне ачу тантанасында конкурсантларга гимназия директоры, Әлшәй районы Советы рәисе С. Н. Колеганов тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Александр Фролов турында истәлекләре белән уртаклашты.
Гомумән, сугыш ветераны, данлыклы педагог турында төбәктә җылы истәлекләр саклана, алар фәнни-гамәли конференция материалларында да киң чагылыш тапты.
Иҗади конкурсның предметлар секцияләре эше дә кызыклы үтте, аларда укучылар үзләре әзерләгән тикшеренү эшләрен фәнни яктан уңышлы яклады. Конкурста катнашучылар арасында оештырылган сәнгатьле уку бәйгесе дә конференциянең дәрәҗәсен күтәреп, чараның район мәгарифе өлкәсендә әһәмиятен арттырды.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: