+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 июнь 2023, 12:33

9нчы сыйныф укучысы үзенә аткан...

Кая укырга керергә белмәгән үсмер моңа кадәр гаиләсе белән ачуланышкан булган.

9нчы сыйныф укучысы үзенә аткан...
9нчы сыйныф укучысы үзенә аткан...

Октябрьскийда яшәүче тугызынчы сыйныф укучысы әтисенең пистолетыннан иягенә аткан. Үсмер үзе канны туктата алган һәм ике көн пуля белән йөргән... Әти-әнисен кадакка егылдым, дип алдаган. Бары тик соңрак дәваханәгә алып килгәч кенә дөресен әйткән.

Ачыкланганча, әнисе, абыйсы бу көнне авылга кайтып киткән, ә әтисе вахтада булган. Моңа кадәр үсмер туганнары белән кая укырга керергә белмәгән өчен талашкан булган. Һәм шул вакытта күзенә пистолет ташлана да инде. Пуля малайның аңкау сөягендә эләгеп калган.

Хәзер полиция әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Фото: vogazeta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: