

"Урманнарны тергезү буенча язгы эшләр Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында үткәрелде. Акция 22 апрельдән 22 майга кадәр дәвам итте. 29 апрель һәм 13 майда бердәм агач утырту көннәре үткәрелде.
Муниципаль районнар һәм урманчылыклар хакимиятләренең язгы чорда түбәндәге проект кысаларында йомгаклау мәгълүматларына караганда 250 гектардан артык мәйданда 1 миллионн 70 мең үсенте утыртылган.
Акциядә 127 мең кеше - мәктәп укучылары һәм студентлар, волонтерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетлар вәкилләре, төрле оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, җирле халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты", - диде бүген үткән оператив киңәшмәдә республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Фото: vsegda-pomnim.com