+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 июнь 2023, 05:55

Сабан туе - хезмәт туе, бәйрәм иттек көн буе!

Краснокама районы кышлату чорын һәм чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, игенченең иң төп бәйрәме - сабантуйны бәйрәм итте.

Сабан туе - хезмәт туе, бәйрәм иттек көн буе!Сабан туе - хезмәт туе, бәйрәм иттек көн буе!
Сабан туе - хезмәт туе, бәйрәм иттек көн буе!

Кышлату чорын "Алга" племзаводы, "Восход", "Раздолье" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, "Түбән Такыя кошчылык фабрикасы" уңышлы тәмамлады. Чәчү эшләрен районның алдынгы хуҗалыклары "Алга", "Раздолье", "Мир", "Восход", шулай ук Апаев, Мортазин крестьян-фермер хуҗалыклары кыска агротехник срокларда башкарып чыкты. Инде җәйләр җылы килеп, мул уңыш җыеп алырга язсын!

Сабантуйда иң яхшы хуҗалыклар, иң яхшы хезмәткәрләр билгеләнде, аларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
Ә инде халык рәхәтләнеп ял итте, спорт уеннарында катнашты, осталар аллеясын карады, матур концерт программасын карады, ат чабышын тамаша кылды, традицион сабантуй уеннарында катнашты. Бәйрәм тәмаланса да, күңелләрдә ул көн буе дәвам итте.

Гөлнара Гыйлемханова.

Автор фотолары.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас