+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 июнь 2023, 05:53

Тәтешледә - бәйрәм тәтешлеләрчә!

Һәрвакыттагыча чагу, матур, күңелле, эчтәлекле булып үтте сабантуй бәйрәме Тәтешледә.

Тәтешледә - бәйрәм тәтешлеләрчә!Тәтешледә - бәйрәм тәтешлеләрчә!
Тәтешледә - бәйрәм тәтешлеләрчә!

Бу төбәктә эшли дә, ял итә дә беләләр. Хезмәт ияләре парады да шуны күрсәтте: нинди генә өлкәне алма, югары уңышларга ирешеп, фидакарь хезмәт белән дан казана тәтешлелеләр.
Ә инде концерт турында сөйләп тә торасы юк, бу якта элек-электән талантлы халык яши. Спорт уеннары, ат чабышы, көрәш - бәйрәмнең иң кызу мәлләре булгандыр, катнашучылар гына түгел, көярмәннәр дә тирләп-пешеп тора!
...Тәтешле басуларында тиздән печән җитешер, игеннәр уңар. Илләр тыныч булып, матур тормышта яшәп, хезмәт уңышларын кулланырга язсын!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,  

Тәтешле районы.

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас