Башкортстан территориясенең зур өлешен дала-урманнар били. Бүген шундый күренеш күзәтелә: урманнар сыегая барган кебек. Ә менә Себер тайгасы кеше кулы тимәгән урында барлыкка килгәннән бирле гасырлар буе яшь тора. Картайган агачлар корып җиргә ава, чери, яшь үсентеләргә азык була. Агач корыганчы орлыкларын чәчеп, үзенә алмашка яшь үсентеләр бирә.
“Урман картайды”, дип, тоташ кисү тәртибе кулланыла хәзер. Имән, юкә, каен агачлары юкка чыгарыла. Агачлары киселгән урманда куе булып чүп үләннәре үсә.
Совет заманында урман хуҗалыкларына игътибар зур иде. Урман киселгән мәйданга имән чикләвеге чәчәләр, юкә, каен үсентеләре утырталар, корыган агачлардан чистарталар иде. Чистарту әле дә кирәк, әмма урман хуҗалыгының моны эшләргә мөмкинлеге чиклерәк кебек.
Элек тау битләрендә имән, юкә, каен урманнары үсә иде. Аеруча юкә урманнары күп иде. Бал кортлары шифасы ягыннан тиңдәшсез ак бал ясарга юкә чәчкәсенә оча иде. Башкортстанның дөнья дәрәҗәсендә юкә балы буенча тиңдәше юк иде. Әлшәй районының Хәнҗәр авылы тирәсендәге урманнар турында язасым килә. Хәер, мондый хәл башка урманнарда да күзәтелә. Читтән карасаң, тауларны урманнар баскан кебек. Эченә керсәң, “картайды”, дип тоташ киселгән агачларның төпләре генә тора.
Әле юкә чәчәк аткан чак. Бал кортларына бал җыярга чәчәк аз.
Урман шулай ук елга-күлләрне, чишмәләрне су белән тәэмин итә иде. Елгалар тулы сулы, балыкка бай иде. Таулар култыгыннан диярлек көмештәй саф, салкын чишмә чыга, елгага коя иде. Слак елгасы да тулы сулы, балыкка бай иде. Тау башында төбе күренмәгән бәләкәй күл бар иде. Төрле сәбәпләр белән урманнар киселде, чишмәләр корыды, Слак елгасы саекты, балыгы да югалды. Мондый хәл башка җирләрдә дә күзәтелә. Нәтиҗәдә, Агыйдел елгасы коруга таба бара. Элек Агыйделдә пароходлар йөри, сал агызалар иде. Агыйделдән пароходлар Каспий диңгезенә кадәр бара ала иде.
Авылда коеда су аз калды. Элек авыл урманы өстендә бәләкәй генә болыт килеп чыга иде дә, яңгыр коеп китә иде. Ә хәзер корылык. Дин китабында да бит “кешелек сусыз калыр”, дип язылган. Урман кешелек дөньясын саклый. Һәм төзәлергә әле соң түгел. “Картайды” дип, урманнарны кисми, яшь агачларны күбрәк утыртсак, хәл яхшырыр иде.
Тимербулат Мәсәлимов.