+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
30 июнь 2023, 13:35

Төбәктә «Башҡорт аты» халыкара фестивале узачак

Бүген Республика йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров «Башҡорт аты» 2нче халыкара башкорт токымлы атлар фестивален әзерләү буенча Оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Төбәктә «Башҡорт аты» халыкара фестивале узачакТөбәктә «Башҡорт аты» халыкара фестивале узачак
Төбәктә «Башҡорт аты» халыкара фестивале узачак

Чара Баймак районында агымдагы елның 11-13 августында узачак. Утырышта катнашучылар фестиваль мәйданчыкларын әзерләү, шулай ук эшлекле, мәдәни һәм спорт программасын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Аерым алганда, «Башҡорт аты»на Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән елкычылык буенча галимнәрне һәм белгечләрне чакырырга планлаштырыла. Мәсәлән, фестивальгә Татарстан, Тыва, Чечня, Дагстан, шулай ук Казахстан, Төркия, Азәрбайҗан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре килергә алдан ризалык бирде. Фестивальнең мәдәни-спорт программасы да халыкара статуска ия булачак.

Чара кунаклары өчен шулай ук «Осталар шәһәре» һөнәрчелек зонасы, милли ашлар белән фудкорт оештырылачак, анда «Кумысфест» фестивале үтәчәк һәм «Башкортстан продукты» проекты дипломантларының сәүдә мәйданчыкларын ачарга мөмкин булачак.

Моннан тыш, Радий Хәбиров йөкләве буенча, фестивальнең тематик мәйданчыгында «Башкортстанда озын гомерлелек» һәм «Мәктәп туризмы» турлары программасында катнашучылар көтелә.

– «Башҡорт аты» фестивале, беренче чиратта, башкорт атлары токымын үстерү күзлегеннән мөһим. Һәм, әлбәттә, кунаклар өчен халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте, аның традицион һөнәрләре һәм кыйммәтләре белән бәйле булган тагын бер нокта булдыруга омтылабыз, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас