

Башкортстанның көнбатыш капкасы булып торган төбәктә “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры Раил Фәхретдиновның абруе искиткеч дәрәҗәдә югары. Бу, иң беренче чиратта, аның малтабарлык эшчәнлеге һәм иганәче булуы белән бәйле. Ул Октябрьский шәһәренең бер як читендә урнашкан таралып барган иске заводны пластмасса товарлары җитештерүдә Бөтендөнья күләмендә танытса, икенчедән, туган авылы Яңа Бишендене гөлбакча ясап, Туймазы районында иң матур авылларның берсенә әверелдерде.
Яңа Бишенде сабантуен тантаналы ачуда тәбрикләү чыгышында зур канәгатьлек белән бу турыда Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Мөхәмәтдинов рәсми рәвештә белдерде. Бәйрәмдә катнашучылар, моны ихластан кабул итеп, чыгышны алкышларга күмде.
Иганәче Раил Фәхретдинов милли сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүче буларак та билгеле. 2006 елдан башлап аның тырышлыгында республикада беренчеләрдән булып Яңа Бишендедә авылдашлар бәйрәме үткәрелә башлады. Бәйрәмне сәнгатьчә бизәү максатында авыл сабантуена иң билгеле җырчылар чакырылды. Шушы чорда Яңа Бишенде бәйрәме сәхнәсендә Зөлфия һәм Җәвит Шакировлардан башлап, былтыр Фирдус Тямаев кебек сәнгать осталары чыгышлары балкыды. Быел исә эстрада йолдызлары тагын да күбрәк булды, атап әйткәндә, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Ришат Галиханов, Азат Имаев сәхнә тотты. Бәйрәмнең йөзек кашы Әнвәр Нургалиев төркеме исә, яңа программа белән чыгыш ясап, зур уңыш казанды.
Яңа Бишенде сабантуеның төбәктә быел да тамашачыларны күпләп җәлеп итүе авыл бәйрәменең программасы гаять бай булуы белән дә аңлатыла. Ат чабышларында, мәсәлән, 28 җайдак катнашты, алар арасында республиканың көнбатыш районнарыннан тыш, Татарстан вәкилләре дә бар иде. Спорт ярышлары да киң колач белән барды, халык милли уеннарда күпләп катнашты, иркенләп күңел ачты.
Фото: Автор.